Яңа елга йолдызлар ничек әзерләнә?

Бу сорауга Әсхәт Хисмәт, Зөһрә Шәрифуллина, Әбри Хәбриев, Миләүшә Сибгатуллина, Сөмбел Билалова җавап бирде.

Әсхәт Хисмәт, Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты:

– Яңа ел табынына Рәшидә апагыз белән бергә­ләп каз әзерлибез. Башта майонез, кетчуп, тоз-­борыч кебек тәмләткеч­ләр белән ышкыйбыз. Аннан соң эченә яшел алма тутырып, «рукав для запекания»­гә тыгып, духовкага куябыз. Казның мае күп бит аның, җиңсәдән дә агып чыга. Шуның өчен каз куелган табага бәрәңге тезеп куям, бик тәмле булып пешә. Хатыным итле бәлеш пешерә. Гомумән, ашарга пешерергә яратам мин. «Йомырка шулпасы» дигән әйбер ишеткәнең бармы? Бәрәңге турап, суда кайнатам да, пешеп чыккач, йомырка туглап салам. Майда суган белән кишер кыздырып өстәргә дә була. Токмачлы аш та пешерәм. Ашарга пешерүдән тартынып тормыйм.
Яңа елны гаилә белән өйдә каршыларга яратам. 12не суккач, урамга чыгып, Яңа ел һавасы сулап керәбез.

Зөһрә Шәрифуллина, җырчы, Татарстанның халык артисты:

– Яңа ел табынын каздан башка күз алдына да китермим. Аны болай әзерлим: бер-­ике көн алдан казны тоз һәм борыч белән ышкып куям. Бәйрәм көнне эченә кара җимеш белән алма тутырам. Ул бер-ике сәгать пешә. Тагын? Кеше ни әзерли, барысын да куям. Салаты да була, кабымлыгы да. Аннан соң һәр ел саен Яңа елга шулпа әзерлим. Күп итеп башлы суган салып кайнатам, бик тәмле була. Кайвакытта өй токмачы салам. Табынга чыгарганда укроп, яшел суган белән бирәм. Яңа елны балалар, оныклар, кода-кодагыйлар белән каршы алабыз, ул – гаилә бәйрәме. Газета укучыларга сәламәтлек телим. Илләр тыныч булсын. Бала хәсрәте күрергә язмасын. Бер-беребезне саклыйк, яклыйк, вакытлыча авырлыкларга бирешмик, сабыр булыйк.

Әбри Хәбриев, «Татар радиосы» ди-джее:

– Мин табында ни булачагы турында артык уйланмыйм. Боларны тормыш иптәшем, әни һәм кунакка кайткан хатын-кызлар башкара. Шулай да «Цезарь» салатын үзем әзерлим. Аны бөтен кеше белә инде: кытай кәбестәсен эре итеп, ысланган яки пешкән тавык итен шакмаклап турыйбыз, шакмаклап туралган ак ипине табада кыздырабыз. Соус өчен ярты өлеш каймак, ярты өлеш майонез алына. Шуңа лимон согы сыгабыз һәм сарымсак уабыз. Барысын бергә кушып болгаткач, өстенә угычтан уылган сыр сибәбез.

Аннан соң сыра янына кабымлык әзерлим. Аның өчен 1 кг чистартылмаган креветка, көнбагыш мае, суган, сарымсак, ярты лимон, соя соусы кирәк. – Табада көнбагыш маен кыздырырга һәм шуңа турап, суган, сарымсак салырга кирәк. Алтынсу төскә кергәч, креветкаларны салыр­га һәм өстенә ярты лимонның согын сыгып, 5-7 минут тагын кыздырырга. Шуннан соң өстенә соя соусы бөркергә кирәк. Куерак булса, тагын да яхшы. Соус салып, ун минут кыздыргач, креветкалар әзер.

Миләүшә Сибгатуллина, «Яңа Гасыр» каналында «Манзара» тапшыруы алып баручысы:

– Быел Яңа елны туган авылымда (Теләче, Алан) каршыларга уйлап торабыз. Анда каршылаган ел бик уңышлы уза. «Ат елында ат кебек эшләргә туры киләчәк», – дигәннәр иде, чыннан да шулай, эш күп булды. Иң кызыгы: 12 ел элек, ат елында язып барган көндәлегемне алып укыган идем, ул елны да шулай эш каты булган. Быел да Яңа ел көнне эшлибез. Табынга, гадәттә, каз куям. Кәҗә елы булгач, кәбестә салаты ясыйсы булыр инде. «Оливье» да ел саен туйдыра. Күбрәк яшелчәне турап куярга яратам. Десерт эшләргә өйрәндем, шуны ясармын, мөгаен. Аның өчен 0,5 кг каймак, бер стакан шикәр комы, 3 аш кашыгы желатин кирәк. Желатинны ярты стакан җылымса суда эретеп, ярты сәгатькә читкә алып торыгыз. Каймакка шикәр кушып, эрегәнче болгатыгыз. Желатинны утка куеп алыгыз, әмма кайнатырга түгел. Шуннан соң желатинны каймакка акрын гына агызып, бергә болгатабыз. Тирән савытка азык-төлек пленкасы җәеп, җиләк-җимешләр салабыз һәм өстенә каймаклы-желатинлы катнашманы агызабыз. Суыткычта өч сәгать торырга тиеш. Десертны сай тәлинкәгә аударабыз. Бик тәмле! Әни янында булгач, аның бәлешеннән башка да булмас инде. Аннан соң ул телне йотарлык итеп балык әзерли. Ул да Яңа ел табынында урын алыр.

Сөмбел Билалова, Мәс­кәүдә яшәп иҗат итүче җырчы:

– Гадәттә, традицион әйберләр әзерлибез. Мин үзем десертлар яратам. Күптән түгел генә балачакта еш ясый торган тортны искә төшереп ясый башладым. Яңа ел табынына да шуны пешерергә җыенам. Аның бисквиты классик, ә кремы манный белән эшләнә. Өстенә шоколад сиробы сибәргә кирәк.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
30.12.2014 18:16:59

Яңа еллар белән сезне,йолдызлар!Йолдызлар да шул ук Ходай колы,безнеке кебек ашлары да,башка гамәлләре дә. Тик гади кешеләрдән үзгә,йолдыз чире белән белән авыручан булалар.Яңа елда йолдызларыбыз түбәнгә дә күз сирпесәләр,андагылардан йөз чөермәсәләр икән.Бигрәк тә аларга аерым игътибар күрсәткәндә.

30.12.2014 12:41:03

кэбестэдэн жинел салат: пекинская капуста (уртача зурлыктагынын яртысы житэ), бер банка кукуруза, 2 пачка крабовые палочки, шэмэхэ суган (чамалап), майонез белэн болгатасыз. Жинел, бик тэмле салат килеп чыга :)

Последние комментарии