Замирә Рәҗәпова: «Майка белән шортыда гына күкрәк баласы белән урамда кундым»

Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова Инстаграмда үзе белән булган тетрәндергеч бер вакыйганы искә алып уртаклаша:
«Кайчандыр күкрәк баласы белән төнне подъезд каршындагы эскәмиядә уздырырга туры килде. Авыр көн иде, төн тагы да авыррак булды. Мин майка белән шортыдан гына, бала да җиңелчә киенгән. Май ае булса да, төн бик салкын иде. Əле бала ыштанын да юешләткән. Өшедек. Апага барырга уңайсыз, ирем турында начар уйламасын, янәсе. Аннары, таксига да акча юк, ә автобуслар инде йөрми. Төн буе сандугач сайравын тыңлап чыктык. Шуннан бирле аның сайравы минем өчен бик моңсу. Бала акырып елый... Тәрәзәдән безне күреп, нинди хәерчеләр икән бу дип уйлаганнардыр. Безнең янга бер ир-ат киеп, үз киемен бирде. Йорт янындагы машиналар стоянкасы сакчысы булып чыкты ул. "Үземнең янга будкага чакырыр идем, әмма ярамый. Видеокүзәтү..." - диде. Ул биргән фуфайкага төренеп җылындык.
 
Иртәнге 6га кадәр аның чыгуын көттем. Əмма ул чыкмады.
 
Сакчыга киемен илтеп бирдем дә ул миңа автобуска акча бирде һәм апага киттек...
 
Əни бу хәлне белгәч, миңа бер әйбер әйтте, мин аны хәзер тормышның иң мөһим кагыйдәсе дип саныйм:
 
"Бу тормышта берсенә дә өметләнмә: туганнарыңа да, иреңә дә, дусларыңа да, балаларыңа да, хәтта миңа да. Сүз дә юк, мин синең белән булырмын, әмма мин мәңгелек түгел. Тормышта бар да була һәм тик бер генә кеше ахыргача кадәр сиңа тугры кала. Һәм ул кеше син - үзең".
 
Еллар үтте... Бу тарихны мин Мерседес машинамда язып утырам. Кайчандыр гына әле күкрәк баласы булган сабый хәзер хоккейдан чыгарга тиеш.
 
Ə хоккей белән шөгыльләнү, үзегез беләсез, очсыз түгел... Бу - тырышлыгым нәтиҗәсе. Əни әйткән сүзләрне мин гомергә ятладым һәм балаларыма да шуны аңлатырга тырышам».
Фото: артистның шәхси аккаунтыннан

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии