Зөлфәт Зиннуров икенче тапкыр әти булган!
Бүген "Башваткыч" тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуровның гаиләсендә шатлыклы вакыйга: икенче сабыйлары дөньяга килде. Нарасый Казанның 1нче бала тудыру йортында иртәнге 6 cәгать 23 минутта туган.
– Аллага шөкер, хатыным Гөлназның да, нәни кызыбызның да хәле яхшы. Баланың авырлыгы – 3570 грамм, буе – 53 см, – дип сөенечен Intertar.ru хәбәрчесе белән уртаклашты бәхетле әти. Зиннуровлар кызларына нинди исем сайлавын әлегә әйтмәде. Сүз уңаеннан, олы кызлары Зәлиягә 12 октябрьдә 5 яшь тулачак.
Без дә чын күңелдән Зиннуровларны котлыйбыз, гаилә бәхете һәм балаларының сау-сәламәт үсүләрен телибез!
Фото: "Сөембикә" журналы сайтыннан алынды
Комментарии