2019 елның иң истә калган ТУЙЛАРЫ

Узган ел татар эстрадасы күп «йолдыз» буйдакларын «югалтты», яшь җырчы туташлар кияүгә чыкты.
Эстафетаны апрель аенда Мөнир Рахмаев башлап җибәрде. Ике ел очрашып йөргәннән соң, Илсөяр атлы туташка өйләнде. Хатыны банк сферасында эшли, матурлык өлкәсендә дә бизнесы бар.  Мөнир үзе – Татарстанның төп тамадаларының берсе. Социаль челтәрләрдә яшь парлар белән төшкән бик күп фотолары булса да, үзенең туеннан фотосы юк. Бары тик никах фотосы белән генә чикләнгән. 
 
 
Узган ел татар эстрадасы тагын бер «йолдыз»лы гаиләгә артты.  25 февральдә «Ваһапов фестивале йолдызлары» концерты вакытында Азат Абитов Гөлсирин Абдуллинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Гөлсирин яраткан кешесенең тәкъдимен кабул итте, билгеле. Шаулатып туй уздырдылар. Инде бер ел буе шул туй шаукымында яшиләр. Концерт программалары да шушы  яңалыкка багышланган. Быел 25 февральдә кабат туй-концерт уздырачаклар. 
 
 
 
«Алабута» җыры белән танылган җырчы Айсылу Габдинова да җәй көне кияүгә чыкты. Һөнәре буенча ире Динислам – энергетик. Чиләбе егете. Айсылу Чиләбегә концерт куярга баргач танышалар. Өйләнешкәч, ире Казанга күченеп килә. 
 
  
 
Яшь җырчы Диләрә Илалетдинова да кияүгә чыкты. Социаль челтәрләрдә никахтан да, туй күлмәге белән төшкән фотолары да бик күп. Башта иренең йөзен дә, исемен дә яшергән җырчы, хәзер ире белән төшкән фотоларны да куя. Алар бәби көтә.
 
 
 Узган ел Татарстанның ике төп радиосының баш мөхәррирләре дә муеннарына «камыт» киде. «Болгар радиосы»ның баш мөхәррире Илфар Кәримов коллегасына – реклама бүлеге менеджеры Гөлинә туташка өйләнде.
 
 
 
«Татар радиосы» брендына әйләнгән Айваз Садыйров та быел буйдак булудан туктады. Арча районы кызы Алинәгә өйләнде. Үзе әйтүе буенча, ул булачак хатынын ун ел элек бер тапкыр озатып куйган булган. Күрәсең, кыз ун елдан соң гына исенә төшә. Аралашып китәләр дә Айваз, озакка сузмый, кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. 
 
 
 
 Социаль челтәрләрдә гауга тудырган туй – татар эстрадасының популяр композиторы, иң кыйммәтле аранжировщик  Марат Мухинның туе булгандыр. Кәләше Гөлия белән никахтан фотоларын күргәннән соң, аны: «Гаиләңне ташлап, башка кешегә өйләнәсең», – дип сүгәргә тотыналар. «Дилә белән без күптән бергә түгел. Аның – үз тормышы, минем – үземнеке. Ул инде күптән икенче кешегә кияүгә чыкты. Аның барысы да әйбәт. Балабыз өчен дә  борчыласы түгел. Кыскасы, барысын да үзебез беләбез», – дип җавап кайтара Марат. Кияү егете сөйгәненә багышлап җыр яза һәм аны туенда җырлый.
 

 
Җырчы-тамада Алмаз Мирзаянов туе узган елда «буйдакларны үтилизацияләүгә» нокта куйды. Августта никах укытып, декабрь аенда гөрләтеп туй уздырды ул. Алмаз сөйгәненә сюрприз әзерли. Туйларына Зөлфирәсенең яраткан җырчысы Айдар Галимовны чакырып, беренче биюләрен башкаралар.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии