БЕЗ

«Туйлар.ру»
Туй – кеше тормышында иң истә кала торган бәйрәмнәрнең берсе. Кечкенә кызлар үз туй күлмәкләрен төшләрендә күрәләр, аннары, бәйрәм узганнан соң да аны күп еллар дәвамында кадерләп саклыйлар. Егетләр өчен исә туй, беренче чиратта, җаваплылык сорый торган чара. Чөнки оештыру мәшәкатьләренең төп өлеше, гадәттә, ир кеше җилкәсенә төшә. Ә кияү белән кәләш өчен – туй көне ул тормышның кульминациясе, чәчәк аткан ике ярның кавышу бәйрәме. Шуңа да «Туйлар.ру» проектын эшләү безнең иҗат төркеме өчен аеручы күңелле һәм рәхәт булды.

«Туйлар.ру» – «Матбугат.ру» порталының махсус проекты. Ул бер үк вакытта файдалы сайт та, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче туй агентлыгы да.

Кызыклы яңалыклар эзлисезме?
«Яңалыклар» һәм «Фоторепортаж» бүлекләренә керегез. Монда татар туйларыннан иң кайнар хәбәрләр һәм матур фотолар тәкъдим ителгән. Үз яңалыгыгызны да җибәрсәгез була. Ә туйдан фотоларыгыз булса – тагын да шәп! Сайтта аларны бик күп кеше күрер.

Туйга әзерләнәсезме?
«Файдалы киңәшләр» һәм «Догалар-йолалар» бүлеге Сезнең өчен! Туй күлмәген ничек сайларга? Кәләш букетының нинди төрләре бар? Ир белән хатын бәхете өчен нинди догалар укыла? Бу язмалар сезгә файдалы булыр.

Туйга чакыру алдыгызмы?
Кайбер кунаклар өчен туйда басып котлау әйтү – зур проблема. Алар өчен туй «үзенең котлавын әйтүгә хәтле» һәм «котлауны әйткәннән соң»га бүленә. Бу мәсьәләгә бераз җиңеллек кертү нисбәтеннән «Котлаулар» бүлеген ачтык. Текстлар әзер: алыгыз да кулланыгыз. Шулай ук мәҗлескә «Туй җырлары»н бераз өйрәнеп бару комачауламас.

Сез һаман да ялгызмы?
Алайса, tuylar@list.ru адресына үзегез турында мәгълүмат язып җибәрегез. «Танышу-кавышу» бүлеге сезгә үз ярыгызны табарга ярдәм итәр!

«Туйлар.ру» туй уздырырга ярдәм итә
Сайтның сул як өлешендәге бүлекләр – туй мәшәкатьләре белән янып йөрүчеләргә ярдәм булсын. Тамада, җырчы, фотограф яки видеооператор эзлисезме? Рәхим итегез!

Туй оештыручыларга махсус тәкъдимәр
«Туйлар.ру» сайты тамада, җырчы, оператор, шоу-программа куючылар, агентлыклар һәм туйлар-банкетлар өлкәсендә эшләүче һәр кешене, һәр оешманы хезмәттәшлеккә чакырып кала.

Безнең телефоннар: +79046605908, (843)2-666-788, e-mail: tuylar@list.ru

Сайтның бүлекләре һәрвакыт яңартылып, өстәлеп торачак. Безнең белән булыгыз!

Хөрмәт белән, «Туйлар.ру» иҗат төркеме.

Последние комментарии