«Миндә гел хата гына. Мин гел ялгышам» - Ришат Төхвәтуллин өйләнүе турында ИНТЕРВЬЮ биргән

"Туган тел" телеканалында «Күзгә күз карашып» тапшыруы алып баручысы Зифа Нагаева тапшыруның кунагы Ришат Төхвәтуллин белән бу көннәрдә аның тормышында булган җитди вакыйга – өйләнергә карар кылуы хакында сөйләшкән.
Күп еллар дәвамында концертларымда «кайчан өйләнәсең» дип сорап килделәр. Мин инде белә идем өйләнәсемне. Тик бу сорау күпләрне борчыды. Бервакыт минем хакта төрле сүзләр дә йөри башлады. «Нормальный» егетме икән ул, өйләнергә уйламый, дигәнне дә ишеткән булды хәтта. Халык күп фикерле. Ничә мең кеше – шул хәтле фикер залда.
 
Мин әлеге мәсьәләгә күптәннән әзер идем. Тик, бер өйләнгәч, гомерлеккә булсын иде дип, вакыйгаларны ашыктырмадым. Аннан мин үз әти-әниемә карыйм да, тормышта мәхәббәттән тыш сабырлык та кирәк икәнлеген аңлыйм. Миңа кем түзә алыр икән, дидем.
 
Әлбәттә, кызлар булды, күз алып булмаслык матур кызлар да булды тормышымда. Барысы арасыннан Алияне сайлап алдым. Чөнки ул сабыр, миңа түзә, еллар аша сыналган. Ходай насыйп итсен иде әти-әнием кебек матур гаилә корырга һәм мәңгелеккә бергә булсак иде, дигән теләктә калам.
 
Ришат, син әти-әниеңә карата шулхәтле хөрмәт, олы мәхәббәт белән карыйсың. Әниең дә – моңлы күңелле кеше. Әнисен нык яраткан бала әнисенә охшаган хатын эзли, диләр. Әниең белән Алия арасында уртак сыйфатлар бармы?
 
Әнинең бик яхшы ягы – сабырлыгы. Бу сыйфат Алиядә дә бар. Бу – минем өчен бик мөһим. Чөнки минем холык ай-яй-яй. Миңа түзәргә кирәк.

Синең түзмәслек ягың нинди соң ул? 
 
Әни миңа 7 ел дәвамында, кайткан саен: «Өйлән-өйлән», – дип торды. Тик мин барыбер үземчә эшлим. Үзсүзле мин. Үзем ялгышмыйча, үзем эшләп карамыйча, туктамыйм.  Дөрес, ахырдан барыбер бөтенесе дә әни әйткәнчә булып чыга.
 
Аннан мин тиз кызучан. Берәр нәрсә ошамаса, шул кешегә секундында эләгергә мөмкин.
 
Син ул вакытта тавыш күтәрәсеңме? Югары «ноталарда» сөйләшәсеңме? 
 
Шундый әйбер бар – мин кешегә карыйм да, аның миңа карата мөнәсәбәтен шунда ук тоя башлыйм. Күренеп тора –бу кеше мине яратып бетерми. Күрсәтми ул аны, елмаеп тора, тик мин дә тоям. Мин шунда ук «ябылам». Мин андый кеше белән уртак тел таба, чын күңелемнән сөйләшә алмыйм. Аннан: «Ришат «ябык», мин аны аңламыйм, ул йолдызлана», – диләр.
 
 Хаталар бармы? Алар 1-2 генәме? Күпме?
 
Зифа апа, миндә гел хата гына. Мин гел ялгышам, гел ялгышлыклар белән барам. 
 
Башта ялгышасың, барып абынасың да торып басасың. Дөрес булмаганыңны аңлыйсың. 
 
Әйтсәләр дә, әйтмәсәләр дә, мин башта эшләп карыйм. Ялгышулардан соң нәрсәгә дә булса өйрәнәм.
 
Үзеңә карата тәнкыйтьчеме син? 
 
Нык. Тик мин депресссиягә бирелмим. Чөнки мин спорт белән шөгыльләнәм, ул ярдәм итә. Шушы ялгышулардан соң нәрсәгә дә булса өйрәнәм һәм тынычланам, – дип уртаклашкан Ришат. 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии