Алекс белән Лиза 60 тапкыр туй ясаган

Дөнья тирәли сәяхәт итү теләге Англиядә бер парда гадәти булмаган туй ясау фикерен тудырган. Бүгенге көндә алар 27 ай дәвамында 100 000 км да артык юл узып, 60 туй уздырганнар. Испания, Португалия, Венгрия, Мексика, Бразилия, Перу, Колумбия, Марокко, ЮАР, США — исемлектә шушы илләр бар.
Туй сценарийлары төрледән-төрле. Ләкин, ни гаҗәп, Алекс белән Лиза әле рәсми рәвештә язылышмаган.
 
Әлегә пар Балкан утрауларында сәяхәт итә, киләсе тукталыш Россиядә булачак, дип хәбәр итә "Вести" каналы.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии