Алинә Давыдова “Керәшен чибәре” бәйгесендә җиңү яулады

Җырчы Алинә Давыдова Мамадыш районының Җөри авылында узган Питрау бәйрәмендә узган "Керәшен чибәре" бәйгесендә җиңү яулады.

Алинаның әтисе  Кайбыч районы Иске Тәрбит авылында туган. Шунлыктан ул Кайбыч районы данын яклап чыгыш ясаган. Үз чыгышында Иске Тәрбит ягы керәшеннәренә генә хас йолаларны күрсәтеп, аларча биеп, шул як җырларын башкарды. Аңа теләктәшлек белдерергә барган “Сәүдияр” фольклор ансамбле җырчыларының тула басу күренешен күрсәтүләре барысында да кызыксыну уятты. 

 Җиңүче буларак Алина Давыдовага асыл ташлар белән бизәлгән күчмә таҗ һәм 50 мең сумлык сертификат тапшырылды.  

1

2

3

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
30.07.2014 18:53:17

Бер дэ галэмэт булган икэн.

Последние комментарии