Алсу Фазлыева (“Саф хисләр”): Электрик энемнең туенда ут бетте

Узган шимбә көнне “Саф хисләр” төркеме җырчысы Алсу Фазлыева (Дәүләтгәрәева) туганнан туган энесен өйләндерде. Туй Балтачның Шода авылында гөрләгән.

Рифнур Хәкимов – Шода егете. Алсинә Хөсәенова – Кунырдан. Яшьләр мәктәп еллларыннан ук таныш. 8 ел очрашып йөргәннәр. Алсинә Рифнурны армия хезмәтеннән көтеп ала. 16 июль көнне гөрләтеп туй итәләр. Туганнар, дуслар – барлыгы 160 кеше була бәйрәмдә. Мәҗлесне Азат Фазылҗанов алып барган. Үзенең матур җырларын “Татар моңы” лауреаты Руслан Галимуллин бүләк иткән. Кунак буларак җырчы гаилә Алсу һәм Азат Фазлыевлар да була туйда.

Бәйрәмдә мистикага да урын булган. Кияү дә, аның әтисе дә электрик булып эшлиләр икән. Мәзәктәгедәй килеп чыга: туй башланырга өлгерми, бар җирдә ут бетә! Хәер, әлеге хәл бу мәҗлескә генә карамый. Бөтен тирә-як авыллар утсыз калган ди. Шулай да алып баручы егет югалып калмый – көчле тавышы белән туйны дәвам иттерә. Җырчыларга да чын тавышларын күрсәтергә менә дигән форсат була бу! Бер сәгатьтән утны бирәләр. Һәм бәйрәм дәвам итә.

“Туйларда бик сирәк ял иткәнгә, бу туйны бик көтеп алдык. Рәхәтләнеп күңел ачтык,” – ди Алсу. Азат бии-бии хәтта ике күлмәк алыштырырга өлгергән. Кунаклар таң атканда гына таралышканнар. Яңа туган гаиләнең тормышы да туе кебек үк дәвамлы булсын.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
21.07.2011 12:42:36

судьбааааа...

Последние комментарии