Алсу Хәбибуллина "Татарстанның атказанган артисты" исеменә лаек булды

Татар эстрадасының талантлы җырчысы Алсу Хәбибуллина "Татарстанның атказанган артисты" исеменә лаек булды.
"Дәрәҗәле исемгә лаек булуыма чиксез шатмын, күңелдәге хис-кичерешләрне аңлату мөмкин түгел. Минем өчен бу – мөһим вакыйга! Дәүләт җитәкчелегенә, тамашачыма, укытучым Венера Ахатовнага һәм, гомумән, мине сәнгать өлкәсендә үстергән мөгаллимнәргә – барысына да зур рәхмәтләремне белдерәм! Киләчәктә дә тамашачымны яңа җырлар белән сөендерергә насыйп булсын", – дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Алсу Хәбибуллина.
Комментарии