Айдар Галимов: “Исән калуым белән бик бәхетле”

«Казан Экспо»ның концертлар залында Халыкара “Татар җыры” фестивале узды. Казанда ул 24нче тапкыр узды. Тамашачылар арасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та бар иде.
“Татар җыры” Мәскәүдә һәм Уфада да узды. 3 мәйданчыкта булган гомуми тамашачылар саны 6 мең 450. Билгеле бу, чыннан да, зур саннар, дип яза Шәһри Казан.  
 
“Татар җыры” сәгать 5тә генә башланса да, тамашачы 4нче яртыда ук җыела иде. Казан Экспога кергәндә букчаларны тикшереп керттеләр, куркынычсызлыкны саклау мөһим. Шунысы кызык: тикшерүчеләр концерт залына су алып керергә рөхсәт бирмәде. 4 сәгатьтән арткан тамашаны сусыз үткәреп булмый, шәт. Казан Экспо эчендә урнашкан сату ноктасына ярдәм сорарга туры килде. Залда утыручы һәр тамашачы бер бутылка су гына алса да 245 мең керем. Ә тамашачылар арасында өчпочмаклар белән сыйланучылар да аз булмады. Кыйбат, тик ашыйсы килә бит. 
 
“Татар җыры” татарларның этник төркемнәренең җырларын берләштергән поппуридан башланды. “Зәкәрия” төркеме кызлары мишәр, Пермь, Кырым татарлары һәм Флера Сөләйманова репертуарыннан “Ай тыр-дыр там там” җырларын бүләк итте. Ул җырда Флера апаның тавышы да яңгырады, ул безнең арабыздан быел китеп барды. Урыны оҗмахта булсын. 
 
“Татар җыры”н оештыручылар елның иң көтеп алынган вакыйгасы ди тәкъдим итә. Чыннан да, һәр елны бу тамашаны карау кемнәрдер өчен традициягә әйләнде. Быел хәтта журналистлар өчен алдан матбугат конференциясе дә булмады. Безгә дә, гади тамашачыга кебек “Татар җыры” - сюрприз булды. Оештыручылар моңа кадәр күрмәгән концерт әзерлидер, шуңа сер саклыйлар, дип уйладык.  “Барс Медиа” компаниясенең “Татарча солянка” проекты турында да ишетеп булса да беләсездер. Быел “Татар җыры”ның “Татарча солянка”дан аермасы ачык күренмәде кебек. Урын алышынудан сумма үзгәрмәде. Шул ук артистлар, җырлар. Алайса ике проект арасында аерма бармы соң? 
 
Башка елларны “Татар җыры”нда чыгышларны бәйләүче үзенчәлек була иде. Быел аны табар өчен бер төсле чыгышлар өеменнән эзләнергә туры килде. Номинацияләр юк,  алып баручылар да 8 түгел, 3 кенә. Тамашаны Айрат Ильясов, Гөлназ Сәфәрова һәм Рамил Шәрәфиев алып барды. Быел алып баручыларга артык сүз бирелмәде. Бик “тәртипле” булдылар, узган елны кебек төрттереп әйтүләре азрак иде.
 
Иң беренче итеп “Алтын барс”ны Әнвәр Нургалиевка тапшырдылар. Аны “Барс медиа” компаниясенең директорлар советы рәисе Камил Гәрәев бүләкләде. Әнвәр беренче җырында сәхнәдә ялгызы гына моңланды, ә икенче җырына исә, биючеләр кушылды. Экранда бертуктасыз Әнвәр дигән язу күренде. Җырчы тамашачыларны гипнозлап куйды бугай. Аны алкышларга күмделәр. Икенче елны Әнвәр исеме популярлашса, шаккатмагыз. Димәк, алар “Татар җыры”нда булган. 
 
Сиринә Зәйнетдинова белән Руслан Кираметдиновның дуэтын тамашачы бик яратты. Дуэт җырларга Руслан тәкъдим иткән икән. Бу моңлы сандугачларның хезмәттәшлеге “Бер җылы сүз”дән башланды. Җыр легендар Хәния Фәрхи репертуарыннан.
- Сиринәнең иҗатын бик яратам. Без аның белән күптән таныш. Бәйгеләрдә катнашкан вакытларда күрешә идек. Сиринә кебек моңлы җырлаучы татар эстрадасында юк, - дип әйтте Руслан Кираметдинов.
 
Әлеге дуэт тамашачыларны тагын матур җырлары белән шатландырачак әле. Тик шунысы кызык: узган елны Марат Яруллин белән Ильмира Нәгыймова дуэт башкарды. Быел Сиринә белән Руслан. Дуэтлар әйләнеше төгәлләнсен өчен Сиринә белән Маратка да дуэт яздырасы калды. Без көтәбез.
 
Илназ һәм Зиннур Сафиуллиннарны сәхнәдә күрү сюрприз булды. Илназ хәзер Дубайда яши икән. Алып баручыларда сүзсез калмады. Айратның җылы якка барасы килә дип әйтүенә, Гөлназ: “Казан блогерлары 5 меңгә Дубайга путевка сатканда алган идең бугай бармадыңмы?”, - дип җавап кайтарды. Тамашачыларның яртысы рәхәтләнеп көлде, ә яртысы тынды. Күрәсең, концертка килүчеләр арасында да алданучылар булган. Аларның яраларына тагын бер кат тоз сипкән кебек тоелды. Зиннур һәм Илназ Сафиуллиннар сәхнәдә Зиннур абый иҗат иткән иң танылган җырларны башкардылар. Быел Зиннур Сафиуллинның юбилее икән. Ул беренче “Алтын барс”ын 60 яшендә алды.
- Җырларым 3 ел рәттән “Алтын барс” алды. Әмма авторга юк! Менә, ниһаять, үзем дә тотып карадым инде. Бу миңа җитте, Аллаһка Шөкер. Бәлки, тагын булыр әле. Җырлар язылып тора, җырчылар сорап тора. Бик рәхмәт, - диде Зиннур Сафиуллин.
 
Илназ “Алтын барс” сынын әтисенә калдырам дип әйтте. “Бу 30 еллык хезмәте өчен, рәхмәт җиткерүем”, - диде ул. “Алтын барс” берәү генә, Зиннур әфәнде әйтмешли “зато дипломнар икәү”. Үрнәк оптимист.
 
Зиннур Сафиуллин кебек үк, Рәфис Кәлимуллин һәм Альберт Вәлиуллин беренче “Алтын барс”ларын алды. Өчесе дә бик шатланды, йөзләреннән елмаю төшмәде. “Берничә елга сузылган тырышлыгым акланды, бик зур бүләк, дәрәҗә. Бу фестивальдә чыгыш ясау хыялда гына иде”, - диде Рәфис.
 
Гөлназ Асаева да чыгышына бик җаваплы караган. Гадәттә, ул кызы Динәне концертларга да үзе белән алып бара. Бу юлы Динә әтисе Вилли белән өйдә калган. “Үземнең кызыма шундый әти сайлавыма бик бәхетле. Динә - әти кызы”, - дип әйтте Гөлназ.
 
Илнат Фәрхуллинның хастаханәдән чыкканына күп вакыт та үтмәде, ә ул инде тәмам эшкә чумган. Илнат бик тиз савыгып чыкты. Аяклары бер дә пешмәгән, диярсең. Сәхнәне кыздырды, шпагатка утыра язды. Илнатның аякка тиз басуының сере - социаль челтәрләрдә фанаты язган рецепт һәм табиблар ярдәме икән. “Тиздән ул рецептны бөтен тамашачыларга да әйтәм”, - дип әйтте. 
 
Илнат Фәрхуллин белән эксперес-әңгәмә монда.
 
Беренче бүлекне “Татар җыры”ның рекордсмены Айдар Галимов тәмамлады. Рәттән 3 җыр башкарды. Өченче җырга кызып китте, өстендәге костюмны салырга булды. Айдар Галимов тәҗрибәле җырчы буларак тагын да ныграк кыза калсам дип, костюм эченә жилет белән күлмәк тә кигән. Алдан уйлап куйган. Бу көннәрдә Айдар Галимовның чыннан да “кызу” үтте. Көн саен зур чараларда чыгыш ясады. 
- Исән калуым белән бик бәхетле. 24 тапкыр “Татар җыры” сәхнәсендә чыгыш ясадым. Бу зур тарих. Г. Камал театрында беренче чыгышларымны да хәтерлим. Ул вакытта “Татар җыры”ның чирек гасырга кадәр дәвам итәр дип уйламадык. Яшәсен татар җыры! - диде Айдар Галимов.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии