Айдар Тимербаев: «Җырчылар арасында йөрүне өнәп бетермим»

Татар эстрадасында аны белмәгән кеше юктыр. Татарстанның атказанган артисты Айдар Тимербаев барыбыз да белгән артистларга көйләр иҗат итүче шәхес.
Ә шулай да, аның язмышы күпләр өчен сер булып кала. Айдар әфәнде белән күрешеп сер йомгагын чиштек, дип яза Шәһри Казан.

– Балачагыгыз ничек үтте?
– Саба районы Татар Икшермәсе авылында туып-үстем. Әтием – Рифкать, әнием – Әминә исемле. Гаиләдә без 4 бала. Мин – өченче бала булып дөньяга килгәнмен. Ике абыем һәм сеңлем бар. Балачагым гадәти авыл баласыныкы кебек үткәндер. Балалар бакчасы юк. Әни эшкә киткәндә сәгать телләренә күрсәтеп: “Менә шул вакытта кайтам”, – дип әйтә иде. Сәгатьне күзәтеп, әнине зарыгып көткәнем әле дә хәтердә. Әни башта совхозда, аннан икмәк пешерү заводында эшләде. Ул бик тыйнак, сабыр кеше. Газета, китаплар укырга ярата. Шигърияткә мәхәббәт нәкъ аннан күчте. Ә әти – икмәк пешерү заводын җитәкләде, ә үзе тальянда уйнарга яратты, җыр-моңга тартылуым әтиемнән килгәндер. Бөтен авыл балалары кебек кечкенәдән эшләп үстем. 1 сыйныфны тәмамлаганнан соң, яшелчә бакчасына эшкә йөрдем. Көтү дә көттек, әнигә чөгендер эшләргә дә ярдәм иттек. 3 нче сыйныфны тәмамлагач, күрше авылга йөреп укыдык. Көн саен 2-3 чакрым юл, яз көннәрендә сазга буялып бетә идек әле. Ул вакытларда баланы мәктәпкә машинада илтеп кую турында хыялланып та булмады. 

– Сез бүген дә авылны калдырмыйсыз, еш кайтып торасыз кебек. Анда нинди эшләрегез бар? 
– Иҗаттан кала әле бит мин эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнәм. Сабага еш кайтуымның бер сәбәбе шул. Әлбәттә, әнием белән дә күбрәк вакыт үткәрәсе килә, аның дә яше бара бит. Без элек әти җитәкче булган икмәк җитештерү заводын сатып алдык. Әти анда 35 елга якын эшләде. Ул лаеклы ялга чыккач,  ун елдан соң “пекарняны сүтәбез” дигән сүзләр ишеттем. Әтинең хезмәтен юкка чыгаруга битараф кала алмадым. Якыннарым, гаиләм белән заводны бергәләшеп аякка бастырдык. Пекарняга яңа сулыш өреп эшләтеп җибәрүгә дә 15 елдан артык икән. Без ипи белән тулысынча Саба, Теләче районнарын тәэмин итәбез, шулай ук Арчаның кайбер кибетләрендә дә икмәкләребез сатыла. Үзем һәр көнне авылда була алмагач, җитештерүне  сеңлем җитәкли. Яшелчә бакчасын да телгә алган идем бит. Үзгәртеп кору елларында ул да ташландык хәлдә калды. Бу җирләрнең хуҗаларын табып, аны сатып алып, зур күл ясап куйдым әле. Балыклар җибәрдем, аларны үрчетергә исәп. Узган елны 1 меңнән артык төп карлыган утырттык. Быел да язга утыртырга план төзи башладык инде. Минем балачактагы яшелчә бакчасыннан җиләк-җимеш бакчасы ясаячакбыз, Аллаһ бирса. Авылыбызда йорт салып куйдык, шуңа күрә ике җирдә яшәвебез хак. 

– Әтиегез 10 ел элек вафат булган икән. 
– Әти 79 яшендә бакыйлыкка күчте. Ул бик нык авырса да, урын өстендә ятмады. Әтине хастаханәгә алып бардык, көчебездән килгән барысын да эшләдек.  Ләкин күпме генә тырышсак та, ярдәм итмәде... Әтинең үлеме әни өчен дә, безнең өчен дә зур югалту булды. Ул нинди генә авырлыклар күрсә дә, тормышны ярата иде, беркайчан зарланмады. Әти бакыйлыкка күчүен сизенде, без аның белән сөйләшеп, васыятен алып калырга җитештек. Икмәк җитештерүне әти исән чагында торгыза алдык, шуның өчен дә күңелем тыныч. Бу завод аның өчен бик кадерле иде. Бина янында агачларны да ул үз куллары белән утыртты бит. “Заводны сүтәбез”, – дигәч, әтинең хезмәте өчен йөрәгем әрнеде. Эшмәкәрлеккә килүнең сәбәбе башта күңелгә кадерле булган урыннарны саклап калу теләге иде, аннары үзем дә бу хезмәткә бирелеп, эштән рәхәтлек таба башладым. Әтинең урыны оҗмахта булсын. Ел саен аш үткәреп торабыз, аны искә алабыз. Нәкъ әти вафатыннан соң, җомга намазына йөри башладым.

– Беренче тапкыр намазга барган көнне хәтерлисезме?
– Элек авылга җомга көнне кайтканда әти белән күрше абыйны очрата идем. Әтинең бакыйлыкка күчүенә бер ай да булмаган иде әле. Гадәттәгечә, төп нигезгә кайтам. Җомга вакыты җиткән. Күрше абыйның җомга намазын укырга мәчеткә юл тотканын күрдем. Ә безнең өйдән баручы юк. Тиз генә әни янына кердем дә, мәчеткә җыена башладым. Әни: “Хәвеф-хәтәр булмагандыр бит?” – диде. “Бернәрсә дә булмады, бүген җомга, безнең өйдән мәчеткә баручы юк” , – дип җавап бирдем. Шул көннән башлап, җитди сәбәпләрсез җомганы калдырмаска тырышам.

– Әниегез авылда яңа салынган йортыгызда яшидер?
– Йортны төзегәч, иң беренче эш итеп әнинең бүлмәсен җиһазландырдык. Бүлмәсен дә, хәтта челтәрләрен дә үзе сайлады. Тик әни төп нигездә калды: “Бу йортка күчсәм, үз йортым үпкәли. Үт сүнсә дә, өйдә барысының да тәртибен беләм. Караңгы булса да, юлны таба алачакмын. Үз өемдә – үз көем”, – диде. Әнине ялгызлыкта калдырмыйбыз. Авылга кайткач бергә сөйләшеп, серләшеп утырабыз. Дүртебезнең дә аякларыбыз туган йорттан өзелми. 

– Сез җырчымы яки композитормы?
– Иҗат – минем хобби. Үземне җырчы, композитор дип әйтергә хакым юк. Җырлар иҗат итүдән ләззәт алам. Аны эш дип кабул итмим. Музыка кораллары куелган, иҗат итү өчен махсус ясалган бүлмәләр бар. Сыйфатлы җырлар матур шигырь укып, хыялларга бирелгәндә туа. Теләсә нинди шигырьгә дә җыр язылмый. Сүзләргә бик нык игътибар итәм. Җырны тел белгече тыңласа да, сүзләргә бәйләнерлек булмасын дип тырышам. Без бит тамашачыга мәгънәле, бөтен таләпләргә туры килгән  җырлар тәкъдим итәргә, аны тәрбияләргә тиеш.

– Заманча стильләрдә иҗат итүчеләр дә күп. Аларга нинди караш?
– Рок та, рэп та, барысы да булсын. Иң мөһиме –  телне бозмыйча, сыйфатлы, татарча җырлар иҗат ителсен. Үзем кайбер стильләрне өнәп бетермәсәм дә, татар эстрадасында барлык жанрларга да урын булырга тиеш дип уйлыйм. Башка юнәлешләрдә эшләүчеләргә уңышлар телим.

– Сезгә һәркем җыр язу буенча мөрәҗәгать итә аламы?
– Аерым бер җырчыга атап җыр язмыйм. Матур шигырь юлларын күргәч, җыр үзеннән-үзе туа. Артистка тәкъдим итү турында җыр язылгач кына уйланам. Җырны язгач, иң беренче итеп тормыш иптәшемә тыңлатып карыйм. Аның күзләрендә очкыннар булса, димәк, җыр яхшы. Хатынымның тоемлау сәләте бар, шуңа күрә җырларны кемгә тәкъдим итү буенча да аның белән киңәшләшәм. Яшь башкаручылар белән дә эшләргә тырышам, әлбәттә. Тик берничә еллар дәвамында хезмәттәшлек иткән артистларым бар: Салават Фатхетдинов, Айдар Галимов, Гүзәл Уразова һәм Илдар Хакимов,  Илсөя Бәдретдинова, Фирдүс Тямаев, Рифат Зарипов, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Габделфәт Сафин, Раяз Фасыйхов, Айфара һәм башкалар. 

– Элек сәхнәдә чыгыш ясый идегез. Хәзер ник җырламыйсыз?
– Һәркем үз эшен башкарырга тиеш. Без тамашачы өчен матур җырлар иҗат итәбез. Артистлар аларны җырлыйлар. Бик нык сораган очракта гына концертларда чыгыш ясыйм. Үзем җырчы булмагач, җырчылар арасында йөрүне өнәп бетермим.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии