Айгөл Сагынбаева: "Намазга басуым баламны саклап калды"
Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Айгөл Сагынбаева белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
– Айгөл, кабат кияүгә чыгарга курыкмадыңмы?
– Әлбәттә, курыктым. Аерылышкан вакытта әтием беренче иремә кире кайтырга рөхсәт бирмәде. “Кире кайту юк, мин моның өчен кыз үстермәдем, насыйбыңны табарсың, күзеңне ачыбрак йөр”, – диде. 5 яшьлек кызым бар, яңа ирем баламны ничек кабул итәр, дигән курку булды. Ә инде ирем өйләнешергә тәкъдим ясагач: “Син кызымны үз кызың кебек ярата алырсыңмы?” – дип сорадым. Ә ул: “Аллаһ кушса, үз кызым кебек яратырга тырышырмын”, – диде. Бу көнгә кадәр үз сүзендә тора, Аллаһка шөкер. Укуын да, сәламәтлеген дә һәрчак кайгырта.
– Ирең белән ничек кавыштыгыз?
– Без аның белән беренче иремә кияүгә чыкканчы ук “заочно” таныш идек. Ул язган җырларны гаилә дустыбыз, талантлы баянчы Ринат Вәлиев миңа бирде дә, аларны җырлый башладым. Кыскасы, безне җырлар таныштырды. Аерылышканнан соң: “Кызыгыз бар бит, бәлки уйлап карарсың”, – дигәч, мин аңа барысын да сөйләп бирдем. Беренче ирем мәчеткә барып, “талак” әйтте. Аннан соң концертлар белән гастрольләргә чыга башладым. Уфадагы концертымны оештырганда, хәзерге иремә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттем. Аллаһка шөкер, ярдәм итте. Шуннан соң әкренләп парк, рестораннарга чакыра башлады. Шулай итеп, мөнәсәбәтләребез мәхәббәткә әверелде. Яңа елны ул туганнары белән каршы алуын әйтте. Чит илдә яшәүче кызы да гаиләсе белән кайтырга тиеш иде. Мин исә әти-әни янына кайтып киттем. Озак та үтмәде, 5 гыйнварда никах укыттык.
– Әти-әниләрсез генә никахлашкансыз икән?
– Әтиләр аның белән дуслашып йөрүемне белә иде. “Тормыш корсак, ничек булыр икән?” – дип шаярып кына әтидән сорап куйган идем. Әти өч көннән соң җавап бирде: “Кызым, алай була калса, мин каршы булмам”, – диде. Яңа елдан соң, булачак ирем мине Филүс Каһировның туена барырга чакырды. Мин моңа каршы идем. “Ничек инде туйга икәү барабыз?” – дигәч: “Мин – композитор, син – җырчы, без – иҗатташ дуслар”, – диде. Тарткалашканнан соң, ризалык бирдем, 4 гыйнвар көнне Казанга юл тоттык. Һәм шунда ул миңа мәхәббәтен аңлатты, минсез яши алмавын әйтте. Ә инде 5 гыйнварда – Филүснең туй көнендә иртәнге сәгать 11дә никах укыттык. Әти-әниемә шалтыратып: “Никах укытсак, каршы килмисезме?” – дип сорады. Хәзер инде мәрхүм Сөләйман хәзрәт безгә никах укыды. Шулай итеп, Филүснең туена ир белән хатын булып бардык. Әҗәл белән никах сорамыйча килә, диләр бит әле. Кияүгә чыкканымны үзем дә сизми калдым. Ринат абый Вәлиев тә “бер-берегезгә бик туры киләсез”, – дип гел әйтә иде.
– Хәзерге ирең турында үзеңнән өлкәнрәк, сине намазга басарга мәҗбүр иткән, диләр. Дөресме бу?
– Ул миннән күпкә өлкән, әмма әтиемнән кечерәк. Ә намазга басу дигәннән, ирем – хаҗ кылган намазлы кеше. Икенче кызым белән өч айлык көмәнле чагымда табиблар: “Балагыз авыру, бәлки тудырмассыз?” – диде. Бу сүзләрне беренче УЗИ, анализлар дәлилләде. Шул вакытта Ринат Вәлиев бик ярдәм итте. Мин тилереп елаганда, ул миңа: “Тынычлан, син бу баланы табарга тиеш, андый гөнаһ ясый күрмә”, – диде. Пункция 3 мартка билгеләнгән иде. Мин һаман елыйм да елыйм, хәлемне үзем генә белдем. Иремә бу халәтемне күрү авыр иде. 2 март көнне ул миңа намазлык бирде дә: “Синең алдыңда – бер төн, бәлки Аллаһы Тәгалә ишетер”, – диде. Моңа кадәр мин намаз укый идем, әмма ныклап басмаган идем әле. Шулай итеп, 2 март көнне биш намазга бастым. Ә 3 мартта пункциягә бардым, аның нәтиҗәсен 5се көнне әйттеләр. “Балагыз исән-сау, тудырырга ярый”, – диделәр. Намазга басып, Аллаһы Тәгаләдән чын күңелдән соравым, аның мине ишетүе – могҗиза. Аллаһка шөкер, кызыбыз исән-сау туды, аңа Гайшә дип исем куштык. Нигә алданрак намазга басмадым икән, дим. Ләкин барысы да Аллаһы Тәгалә кулында.
– Сәхнәгә кайтырга исәп бармы, әллә балалар тәрбияләү белән генә мәшгульме?
– Әлбәттә, сәхнәдә җырлыйсы килә, чөнки бу – балачак хыялым. Аннан соң әти-әнием дә телевизор экраннарында мине көтеп тора. Декретка чыгар алдыннан, Башкортстан буйлап концертлар белән йөреп алдым, Аллаһка шөкер. Өч бала булгач, өй дә үзенә тартып тора. Балалар тәрбияләп, иремне эштән каршы алып, озату да – зур хыялым иде бит. Шуңа күрә икесен дә берләштерергә телим. Чакырган концертларга барып җырлыйм.
– Ирең җырлавыңа каршы түгелме?
– Ул үзе дә иҗат кешесе, шуңа җырлавыма каршы түгел. “Айгөлне ире җырлатмый”, – дип әйтүчеләр дә бар икән. Ул – зыялы кеше, андый киртәләр куйганы юк. Күбрәк халык җырларын башкаруымны сорый, чөнки аларны җырлаучылар хәзер сирәк, ди. Татар һәм башкорт – ике милләт җырларын да яратабыз. Ирем – иҗаттагы ярдәмчем дә, укытучым да. Җыр яздырганда, һәрвакыт аның киңәшләрен истә тотам.
– Хәзер артистлар арасында бала алып кайту модага керде. Дүртенчесе турында уйламыйсыңмы?
– Без гаиләдә өч бала үстек, Аллаһка шөкер. Моның өчен әти-әниемә бик рәхмәтлемен. Үзем дә өч бала алып кайтырга хыялландым. Һәм, Аллаһка шөкер, ике кызыбыз белән улыбыз бар. Дүртенчегә барырга уйламыйм. Өч балабызны тәрбияләп-үстереп, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән дөрес юлга бастыра алсак иде. Шулай да барысы да Аллаһы кулында.
– Бервакыт нәфис фильмда төшергә теләвеңне әйткән идең. Үзеңне нинди рольдә сынап карарга телисең?
– Романтик рольдә. Элек Бразилия сериалларын караганда: “Эх, кинода уйныйсы килә”, – дия идем. Бу әле дә зур хыялларымның берсе булып тора.
– Айгөл, синең өчен бәхет нәрсә ул?
– Соңгы вакытта Коръәннән вәгазьләр тыңлыйм. Өйдә булганда, бер колагыма колакчын киеп тыңлап йөрим. Шул вәгазьләрне тыңлыйм да, бәхет – ул җан тынычлыгы, дим. Җаның тыныч булып, якын кешеләрең исән-сау, дөньялар имин булса, иң зур бәхет шул. Әлбәттә, үзең сау-сәламәт булу да – зур бәхет. Аллаһы Тәгалә куркыныч чирләрне җиңеп, бер-беребезгә карата мөнәсәбәтне үзгәртеп, миһербанлы булып, матур итеп яшәргә насыйп итсен иде.
Комментарии