Айрат Ильясов икенче тапкыр әти булды

Соңгы вакытта татар җырчыларының гаиләләрендә артым ешаеп китте. "Эссе" төркеме солисты Айрат исә бу бәхетле мизгелләрне икенче тапкыр кичерә инде.
"Икенче тапкыр әти булу хисенең күңелдә ниләр уятканын гади сүзләр белән әйтүе кыен. 3.150 кг.лы кыз баланың күңелләргә нинди бәхет алып килүен аңлатып бетерерлек түгел. Кызыбызга Ильвина дип исем бирергә җыенабыз", ди Айрат Ильясов.
Комментарии
Татар эстрадасы башка исем уйлап табарга сэлэтле тугел инде.
Молодец, Айрат! Тик ятып ни файда, хәрәкәттә - бәрәкәт, шулай хәрәкәттә торырга язсын!