Айрат Сафин сөйгәненә ярыйм дип өр-яңа машинасын алыштыра

Күптән түгел генә җырчы Айрат Сафин өр-яңа Subaru Impreza алган. Әмма бу машина аның сөйгәненә ошамаган. Ул Mercedes машинасын хуп күрә икән.
Айрат та озак уйлап тормаган, йөргән кызының теләген тормышка ашырырга ниятли. Шушы арада ул яңа гына алган машинасын сатып, Mercedes алырга җыена, дип хәбәр итә "Татар радиосы" сайты.
Комментарии
акылың юк икән бүгеннән хатын кубызына биегәч...
Подкаблучник!!!
Дүррәк син Айрат!!! Кач син ул кыздан еракка..
Бу җырчыларны әллә берәр җирдә штамповать итәләрме, санап бетерерлек түгел. Ә һәрберсе акчасын кая куярга белми. Кияүгә чыкканчы ук шарт куя башлаган кыздан юньле хатын чыкмаячак. Андый кызларны егетләргә ике дә уйламый ташларга кирәк. Әгәр инде өйләнсәләр, гомер буе интегәчәкләр, ул хатыннар беркайчан да ирләреннән канәгать булмаячаклар.
Кыланмышлары кырга сыймый!!!!
Бик авыр тормышта яши икэн!)????????????