Айсылу Хаҗиева өченче югары белем алырга тели

Күптән түгел генә "Болгар" радиосы алып баручысы Айсылу Хаҗиеваның икенче диплом эшен яклавы турында хәбәр иткән идек. Әмма Айсылуның студентлыктан китәсе килми. Ул өченче югары белем алу турында уйлана башлаган.
"Инде ничә ел эш белән укуны бергә алып барам. Әмма барыбер студентлыктан китәче килми. Күңелгә ничектер моңсу. Тагын укырга керәсе булыр дип йөрим. Радио-телевидениедә берничә ел элек кайный башласам да, бу өлкәдә бәлемем юк. Һөнәрем буенча да укырга кирәк дип саныйм. Шуңа, барып чыкса, КФУның журналистика факультетына керергә ниятләп торам. Әти-әни әйтмешли, шулай гомер буе укып йөрермен, ахры", дип белдергән Айсылу "Ирек мәйданы" газетасына.
Комментарии
нормальный кешегэ бер диплом житэ
Айсылу бик чибэр хэм сексуаль кыз,ботен тапшыруларын да карап барам,хэм хыялланып утырам,анын турында.
укуларын эйтер идем инде...
Бер булсын,берэгэйле булсын.Акыллы кешелэр 1 институт кына бетерэлэр.
Хаҗиева ачкан "мода" түгел инде бу... Биш диплом белән дә беркемне шаккаттырып булмый хәзер. Чөнки, белемнәр... шактый сай.
Димэк укырга акчасы бар. Бар икэн укысын. Тик развлечение эзлэп йору генэ кирэк микэн? Аны башка урында да табарга була.
Кияүгә чыгарга онытма, Айсылу!Диплом кочаклап йоклап булмый, җылы ир куены да кирәк. Аннан болай СССР заманындагы кебек укырга кергән саен 6-шар ел укысы булса, икенче, өченче белем алам дип йөриялмәс идегез, бәхетегезгә кыргый капитализм килде.