Айсылу Мөсәлләмова: "Аннан башка үземне шәрә итеп хис итәм"

Айсылу Мөсәлләмова 2015 елдан башлап Тинчурин театрында эшли. Клипларда да төшә.
— Айсылу, күз тимәсен, чәчең бик озын.
 
— Кечкенәдән үстерәм. Озын толымсыз үземне шәрә хис итәм. Студент вакытта да, театрда да кистерергә туры килә. Чөнки плойка белән прическа ясаганда чәч яна. Ләкин чәчем тиз үсә. Махсус чаралар кулланмыйм. Авылга кайтканда ромашка йә кычыткан төнәтмәсе эләгә.
 
— Очрашкан егетең, Башкортстанга кайта, дип көткән икән?
 
— Чөнки: “Башкортстанга кайтачакмын”, — дип сүз биргән идем. Соңгы курска җиткәч, фикерем үзгәрде. Хәзер ул егет — тормыш иптәшем. Илгиз Дүртөйле районының Чишмә авылыннан. 5 ел очраштык. Себергә йөреп эшли иде, хәзер Пермьгә күчте. Бер ай эшли, бер ай ял итә.
 
Лилия ЙОСЫПОВА,Тулырак итеп Ирек мәйданында укыгыз

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии