Бала тууны сорау догалары

Гаиләдә бала туу – иң сөенечле вакыйгаларның берсе дияргә мөмкин. Изге бала - ул чиксез ләззәт чыганагы: нарасые янында һәр ата-ана ял һәм куаныч таба. Дини китапларда еш кына бала тавышы - иң татлы тавыш, ә бала исе - иң татлы ис белән чагыштырыла.

Сүз көтелгән балалар турында бара. Кызганыч ки, бүгенге көндә яшьләр арасында тәртипсезлек күренешләрен күзәтергә мәҗбүр булабыз – алма кебек яшь, матур кызларның бер-бер артлы балага узу, аннан соң карындагы баланы төшерүләре, яисә тугач ташлап китүләре гадәти күренешкә әйләнеп бара. Кызык бу дөнья, кемдер баласыннан ничек котылырга белми, ә кемгәдер бала – хыялга ашмас теләк һәм гомерлек сагыш. Бу мәсьәләнең тагын бер әһәмиятле ягы бар: бала баладан аерыла. Хәзер баласы кулыннан кыйналган яисә дөньядан киткән ата-аналарның ачы язмышы турында да еш ишетәбез.

Асылда исә изге баланы - Аллаһы Тәгаләнең зур бүләге итеп кабул итәргә кирәк. Әле бала карында булганда ук Ходай биргән мәхәббәт җимешенең акыллы, бәхетле һәм озын гомерле булуын сорап күп кенә әниләр уллары һәм кызлары өчен дога пышылдап йөри. Әмма Үзенең аеруча тәкъва бәндәләрен шундый олы бәхеттән мәхрүм итеп, Аллаһу Раббыбыз сыный. Һәм озак еллар гаиләдә балалар булмый. Мондый сынаулар Пәйгамбәрләр тормышында да булган. Тарихка күз салсак, Ибраһим һәм Зәкәрия Пәйгамбәрләрнең балалары картлык көннәренә җиткәч кенә булганын күрәбез. Калган Пәйгамбәрләр дә Аллаһы Тәгалә каршында шул рәвешле имтихан тоткан. Тик шундый кайгыга дучар булган Пәйгамбәрләр беркайчан да күңелләрен төшермәгән. Киресенчә, иманда нык торып Ходайга дога белән ялварган. Аллаһу Раббыбыз безгә аларның догаларын Изге Китапта бәян итте. Иң әһәмиятле дога түбәндәгечә укыла: “Рабби һәбли минассалиһин”. Аның тәрҗемәсе “И, Раббым, Син миңа изге бала бир!”, - дип яңгырый. Саффат сүрәсенең әлеге аятен укыр алдыннан госел коенып 2 рәкәгать нәфел намазы уку - сөннәт гамәлдән санала. Әгәр дә сез намаз укый белмисез икән, бу гыйбәдәтне өйрәнсәгез, аеруча саваплы булачак.

Пәйгамбәрләр кебек тырышып һәм чын күңелдән догалар кылганны, төннәрне намазда үткәргәнне күреп Ходай Тәгалә андыйларга киң рәхмәтен ирештерми калмас, иншалла. Ә якты дөньяга тагын бер сабый аваз салды исә аңа яхшы исем бирү һәм яманнан саклап үстерү әти-әнисенең төп бурычы. Шул максаттан да укыла торган махсус догасы бар икән. Ул шулай укыла: “Визукә бикәлимәтилләһи тәмма мин шәрри мә халәк”. Ягъни тәрҗемә иткәндә “Әй, Раббым, газиз баламны көне буена шайтанның барлык явызлыкларыннан саклавыңны сорыйм. Бәла-казалардан да үзең саклачы”, - дигәнне аңлата. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) әлеге доганы көндәлек укыган.

Моннан тыш Коръәни Кәримнең Әнбия һәм Әл Гыймран сүрәсен укысаң да була. Пәйгамбәребезнең бер риваятендә килгәнчә, кем дә кем баласы өчен әлеге догаларны иртән һәм кичен кылса, шул сабыйга тәүлек буена бер зарар да тимәс. Аллаһу Раббыбыз һәрбарчабызны да изге балалар белән сөендерсен һәм гаиләләребезне түгәрәк итсен. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
07.09.2016 21:35:46

И, Аллам, безгэ изге бала бир!!! Исэн-сау, сэлэмэт бала бир, ярдэменнэн ташлама! Амин! Исэн-сау бала таба алсам ярар иде, уземэ хэм балама исэнлек, озын гомер бир! Амин!

23.05.2016 08:35:11

И, Аллам,мин безгэ изге бала бир, ярдэменнэн ташлама

30.03.2013 13:10:20

чувашстанда бернинди дщ дини календарь чыкмый бит. ялгышасыж

09.01.2012 15:17:32

Быелга бер мөфти мөәррирлегендә чыккан календарьда инструкция тәфсиллерәк: анда хатыныңның кай җирләренә ничегрәк кагылсаң, баланың җенсе ниндирәк булачагы да вәгъдә ителә. Ялгышмасам, календарь Чуашстанда чыккан.

Последние комментарии