Бу атнага йолдызнамә

10-16 февраль көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Ниндидер бер ялгышлык аркасында сезгә карата ышаныч берникадәр какшарга мөмкин. Эшкә генә түгел, шәхси тормыгышыгызга да кагыла бу. Шуңа күрә уңга-сулга вәгъдә өләшмәгез, мактанмагыз һәм үзегезгә артык эш-мәшәкать өймәгез.

Үгезбозау

Атнаның беренче яртысында уңыш дигән әйбер читтәрәк йөриячәк. Үзегезне авыр хәл ителә торган проблемалар, өзелгәннәр планнар көтә, димәк. Өстәвенә юк-бардан да ачуыгыз кабарырга торачак. Сабыр итегез, ямьсез уйлардан арыныгыз.

Игезәкләр

Бу көннәрдә дәрәҗәгез үсәчәк һәм өстәмә вәкаләтләрегез барлыкка киләчәк. Эшегездә бик мөһим бер мәсьәләне хәл иткәндә үзегезнең башкалардан өстенлегегезне күрсәтү нәтиҗәсе бу.

Кысла

Кыслалардан үзгәреш таләп итә торган чор. Сез үзгәрәчәксез дә. Үзегезне генә түгел, башкаларны да кайгыртырга онытмыйча, якын киләчәк өчен үтә шәп планнар корачаксыз.

Арыслан

Юк-бар “баш авыртуларны” үзегез үк китереп чыгарырсыз, ахры. Сәбәпсездән кинәт кенә сагышка яки канәгатьсезлек хисенә бирелү ихтималы бар. Шуларны истә тотыгыз һәм дә мөнәсәбәтләрне ачыклаудан сак булыгыз.

Кыз

Уяурак булыгыз. Бары шул рәвешле генә кирәкмәгән проблемалардан котылып калачаксыз. Бер хәбәр ишетеп, үзегезгә гыйбрәт алачаксыз.

Үлчәү

Сезнең өчен бик нәтиҗәле атна. Чөнки хезмәт сөючәнлек сыйфатының уянуы хәтта ки кызыксыз, авыр эшкә карата да иҗади якын килү мөмкинлеге бирәчәк. Шәхси тормышыгыздагы вак-төяк проблемаларны да хәл итеп бетерәчәксез.

Чаян

Уңайлы чор. Тик әлегә һөнәри омтылышларыгызны онытып торырга туры килер. Ник дигәндә, үзегез өчен тагын да мөһимрәк әйберләр – гаиләгез һәм шәхси тормышыгыз мәшәкатьләренә чумарга кирәк булыр.

Укчы

Эшегездә авызыгызны белебрәк ачыгыз, юкса кирәкмәгәнне әйтеп ташлаганыгызга үкенеп бетә алмаячаксыз. Шәхси тормышыгызда әйбәт кенә бер үзгәреш көтегез.

Кәҗәмөгез

Кешеләр белән ничек тә күбрәк аралашу теләге барлыкка килер. Әйтергә кирәк, аралашуларның күпчелеге үзегезгә шатлык хисләре генә түгел, файда да китерер. Хатын-кызларның шәхси тормышында матур гына вакыйга булыр.

Сукояр

Аягыгызда нык итеп басып тору һәм бу тормышта үз урыныгызны табу бәхете елмаер. Дөрес, дәрәҗәле танышларыгыз ярдәме белән булыр бу. Һәр нәрсәне тиз генә эләктереп алу осталыгыгыз акча янчыгы калынаюга этәргеч бирер.

Балык

Карьера баскычыннан бик озак үрмәлисез кебек тоеламы әллә? Иске максатларыгызны үзгәртеп, яңаларына юл чарга вакыт. Тырыш Балыклар хезмәтләренең әҗерен мул итеп алачак. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии