Бу атнага йолдызнамә

15-21 сентябрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Әлегә мәхәббәт турында онытып торырга туры килә. Хискә артык бирелмәгез, бар нәрсәгә аек акыл белән карарга кирәк.

Үгезбозау

Урамда көз булса да, күңелсезләнеп утырырга вакыт юк. Эштәге проектларның уңышлары килеп чыгуы сезнең җаваплылыкка һәм тәҗрибәгә бәйле.

Игезәкләр

Шау-шулы кичәләр, аралашудан качыгыз. Йорт кирәк-яраклары алу, ремонт башлау турында уйларга мөмкин.

Кысла

Яңа танышлар булдыру, элекке мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен кулай вакыт. Командировкага чыгучыларның юллары уңар.

Арыслан

Эштә тыгызрак вакыт булса да, яраткан кешегезне игътибар һәм наздан мәхрүм итмәгез. Күптән хыялланып йөргән зур әйберне сатып алу җае чыгар.

Кыз

Атна бар яктан да уңышлы булырга охшаган. Шәхси тормышта да уңай үзгәрешләр көтелә.

Үлчәү

Яңа мөнәсәбәтләр башлау өчен кулай вакыт түгел. Булганнарын сакларга тырышырга кирәк.

Чаян

Тормышыгызга үзгәреш кертү теләге булса, хәзер нәкъ вакыты. Көтелмәгән бүләкләр, очрашулар романтик кәеф өсти.

Укчы

Эштә тыгыз вакыт булганлыктан, якыннарыгызга игътибарыгыз җитеп бетмәскә мөмкин. Ирекне кысуларына риза булмасагыз да, моның белән килешергә туры килә.

Кәҗәмөгез

Урамда көз булса да, сездә язгы кәеф. Күңел ачу чараларында катнашу, яңа дуслар табу өчен кулай вакыт.

Сукояр

Йөрәк маҗараларга омтыла. Гаиләлеләр, тормышы катлауланмасын өчен, үзләрен билгеле бер кысада тотарга тиеш.

Балык

Яраткан кешегез белән аралар бозылса, горурлык турында онытып торыгыз. Салкын тидерү куркынычы бар.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии