Бу атнага йолдызнамә

8-14 декабрь көннәренә йолдызлар фаразы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кучкар

Бу атнада кирәкмәгәнгә акча туздырудан сак булырга кирәк. Эш урынын үзгәртү зарурлыгы көн кадагына килеп басарга мөмкин.

Үгезбозау

Сәламәтлегегез турында кайгырту сәбәпләре барлыкка киләчәк. Нәрсәдәндер риза булмыйча, һаман сукранып, зарланып йөрүегез хәлегезне тәмам чыгардан чыгарачак.

Игезәкләр

Чынанда нәрсә теләгәнегезне аңларга вакыт түгелме икән? Мөмкинлекләрегез турында җитәкчегез белән ачыктан-ачык сөйләшегез.

Кысла

Хезмәттәшләрегез арасында килеп чыккан бәхәстә судья ролен уйнарга туры киләчәк. Сезнең уңай карашыгыз, дөрес сүзләрегез киеренкелекне бетерүдә бик зур ярдәме тиячәк.

Арыслан

Эчке сиземләвегезгә генә таянып эш итсәгез, ялгышачаксыз: хәзер сезгә һөнәри осталык күрсәтергә яки остадан киңәш сорарга кирәк.

Кыз

Атна ахырында акча мәсьәләсенә кагылышлы уңай хәбәр ишетәчәксез.

Үлчәү

Күңелсезрәк хәлләрдә калуыгыз бар. Куркуга бирешмичә, шундук кирәкмәгән әллә нинди нәтиҗәләр чыгармасагыз, барысы да әйбәт тәмамланачак.

Чаян

Бик кызу бер бәхәстә катнашырга туры килер. Кызулыктан белештермичә, кемнең кемлеген ачыклауга гына күчә күрмәгез. Юкса бик зур хата ясаячаксыз.

Укчы

Бу атнада ялгыз гына берни майтара алмаячаксыз: хезмәттәшләрегез белән бер йодрыкка төйнәлеп эшләргә туры килчәк.

Кәҗәмөгез

Күбрәк акча эшләү ниятеннән өегезгә өстәмә эш күтәреп кайтмагыз. Якыннарыгыз сезнең һаман эш дип янып йөрүегездән туеп килә.

Сукояр

Техниканың сафтан чыгуына бәйле күңелсезлек килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә көнкүрештә үзбелдекләнеп кыйммәтле приборлар кулланмагыз.

Балык

Ниндидер еызык яңа әйберләр белән мавыгып китүегез бар. Тик башлаган эшләрегезне ярты юлда ташлап калдырсагыз, җитәкчегезнең генә түгел, якыннарыгызның да ачуын чыгарачаксыз.

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии