Булат Бәйрәмов кулинар шоу алып бара башлады (ВИДЕО)
"TMTV" каналында "Тәмле көрәш" дип аталган кулинар шоу эфирга чыга башлады. Тапшыруны "Татар радиосы" ди-джее Булат Бәйрәмов алып бара. Хәзер ул телевизор караучыларны ашарга да пешерергә өйрәтәчәк! Тапшыруда Булаттан тыш татар эстрадасының популяр җырчылары, шоу-бизнес йолдызлары да катнашачак.
Беренче тапшыруда, җырчылар Резидә Шәрәфиева һәм Дилә Нигъмәтуллина үзара көч сынашты. Видеоны карыйбыз:
Комментарии