Чаллы кызы - дөньяда иң чибәр кызларның берсе

Чаллы мәктәбендә музыка укытучысы Ольга Гайдабура Токиода узган Miss International бәйгесендә катнашты. Бу - матурлык бәйгесендә җиңүчеләр катнаша торган бәйге. Ольга 70 илдән килгән кызны узып, иң чибәрләр исемлеге ТОП-15 кә эләкте.
Халыкара бәйге жюри әгъзаларына Ольга өстенә кигән Казандагы Универсиада костюмы бик зур тәэсир калдырган. Чаллы клубындагы әлеге костюмны ул хәзер дә салмас идем, ди.
Комментарии