Чаллыдан кияү белән кәләш велосипедка утырып Вьетнамга китте (ФОТО)
Чаллы шәһәрендә беренче велотуй оештырган Нина һәм Артур Сәхәбетдиновлар гадәти булмаган ширбәт ялы уздырырга җыенулары турында хәбәр иткән идек. Кичә яшьләр велосипедка утырып, Вьетнамга юл тотты.
Аларга Ня Чанг шәһәренә кадәр дүрт ил аша (Россию, Казахстан, Китай, Вьетнам) 10000 км узып барырга кирәк. Көнгә яшь пар 100 км юл узарга планлаштыра. Атнага бер тапкыр кунакханәгә туктап, юынып чыгарга, ә калган көннәрдә алар палаткада кунарга уйлыйлар.
1
2
3
4
5
Комментарии
Тэвэкэллэр икэн бик!
Бу бичараларны алда нинди озын вэ авыр юл коткэнен анлап кисэк хэлем китте
Күте кычыткан Әчтерханга киткән!