Чулпан Гарипованың кызына Альфред Мөхәммәтрәхимов исем кушкан (ФОТО)

Булачак әнигә бала тапканда җиңелрәк булсын өчен табиблар янәшәсендә Чулпанның тормыш иптәше Ренат та булган. Рәсми телдә бу “партнерские роды” дип атала бугай. Кыз бала кичке тугыз туларак дөньяга аваз сала. Авырлыгы 3270 грамм, буе 53 см. Сөбханалла! Галия дип исем кушканнар. Балага исем кушу йоласын Чулпанның хезмәттәше, үзенең “фирменный” сөйләм стиле белән танылган Альфред Мөхәммәтрәхимов башкарып чыккан. Альфредның мондый шөгыле турында белми идек әле. Афәрин! Чулпанның да бер шөгыле турында әйтеп узарга кирәктер. Ул татар туйлары оештыра. Галияне бераз аякка бастыргач, шәт, бу хезмәтенә дә, “Яңа гасыр”га да кире әйләнеп кайтыр. Алла боерса.
Сулдан уңга: Чулпан, Галия, Ренат
Бәхетле әти
Өйгә кайткач
Альфред Мөхәммәтрәхимов (www.azatliq.org фотосы)
Комментарии
Чулпан,Ринат котлыйбыз! Ходай Галия янына Захирны да бирсен! Бэхетле булыгыз!
Молодец Ренат! Синен кебек батыр ирлэр жир йэзендэ кубрэк булса иде...
Чулпан! Эни булуын б-н котлыйм сине. Гаилэ бэхете, тигезлек ,кызыгызнын хэр яна хонэренэ соенеп, озын озак, парлашып, Яратуны саклап яшэгез.
Альфред хаҗи Мөхәммәтрәхимов хәзрәтләре изге бәндәләрдән булыр