Данир Сабировның әнисенә операция ясаганнар

Үткән җомгада танылган җырчы, юмор остасы Данир Сабировның әнисенә операция ясаганнар. Бу хакта Данир инстаграмда хәбәр итте.
«Әнинең бүген операция. Үзе борчыла, елый. Мин гел аны уйлыйм. Бар да яхшы була күрсен. Сәламәт булыйк», - дип язган Данир.
 
Флүзә ханымның оча сөяге буынын алыштырганнар. 
 
“Хәзер медицина көчле. Куркыта, сүз дә юк. Үзем яңа операциядән кайттым. Анда кергәндә, аяк-куллар калтырый. Шул чакта таяныч, терәк, йомшак сүзләр кирәк. Барысы да яхшы булыр, ышанырга кирәк”, “Раббым ярдәменнән ташламасын! Бар да яхшы булыр, Алла бирсә”, “Барыбыз да куркабыз, борчылабыз инде - бу табигый күренеш. Данир, күп сәлам бездән әниеңә, исән-сау гына терелеп чыгарга язсын”, “Аллаһ җиңеллек бирсен! Бирәчәк! Бар да яхшы булыр”, - дип теләкләр язганнар Данирга. 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии