Дилә Нигъмәтуллинаның кызы туды

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина һәм музыкант Марат Мухин гаиләсендә шатлык. Бүген төнлә беренче балалары дөньяга аваз салды. Кыз бала! Дилә үзенең якын дусты, “Болгар” радиосында “Чәк-чәк шоу” иртәнге тапшыруын алып баручы Гөлшат Гыймадиевага болай дип смс җибәрә:
“Мин әни булдым. Үземне 7 кат күктә хис итәм. Кызым Марат кебек кап-кара, чәчләре көдрәләнеп тора, керфекләре шундый матур”.
Хәтерләсәгез, бер-ике көн элек кенә “Туйлар.ру”да корсаклы Диләнең фотосессиясен элгән идек. Һәм менә шатлыклы хәбәр! Бала РКБда төнге сәгать икедә туган. Кыз буласын белгәч, Дилә һәм Марат инде берничә көн алдан бөтен кирәк-яракларны алып бетергән булган. Әмма бала 17се көнне генә туарга тиеш иде ди. Тик, гадәттәгечә, малайлар вакытыннан соңрак, ә кызлар иртәрәк туа шул.
Яшь әни һәм яшь әтине чын күңелдән бу бәхетле көннәре белән котлыйбыз! Кызыгыз игелекле бала булып, үзегезгә охшап үссен!
Инде сабыйга нинди исем кушырлар. Ә сез, хөрмәтле укучыларыбыз, нинди исем тәкъдим итәр идегез?
Комментарии
Алина или Ралина*
Айсинә исеме ничек??
юк,кем начарлык ди.Элсэлэр тагын да ныграк шатланышырбыз.
Роддом, ярар элерлэр, борчылма! Монда бит кешенең шатлыгы белэн генэ уртаклашканнар. Бернинди начарлык юк!
кем дип куштылар сон инде бэбигэ????апам ят исем,истэ калдыра алмадым диде.
Ничек итеп бэбэйлэгэнен дэ матбугат ру битлэренэ элэсе генэ калды.
мэрьям
Мэдинэ исеме Дилэгэ дэ Маратка да якын
Чын кунелдэн котлыйм!
Чын кунелдэн котлыйм Бэхетле бала булсын!)э мин берничэ исем тэкъдим итэм эле- Золэйха, Зэйнэп, Бану, Мэрьям, Соембикэ
Дэлия
Райана исеме) Бу исемнен мэгънэсе дини яктан анлатыла
Йолдыз - бик матур исем=)
котлыйбыз чын кунелдэн яшь эти энине!!!!!!бэхетле сабый блусын!!!
Илузэ.
Милэушэ , Рамина
Лэйлэ!!
Чөнки кап-кара чәчле,тон уртасында туган кыз тагын кем булсын???
алия, наргиз,лэйсэн.
Сиембикэ,Султана
Мин мондый исемнәр тәкъдим итәм: Чао Бомбино, Буги-вуги, Барак Обама, Чандер Путти, Хенде Хох, Дездемона, Афродита, Хачапури, Чио-чио-сан, Хөббениса... Күп инде алар. Шулар арасыннан берсен сайлап алыгыз.