Дилия Әхмәтшина: "Ирем белән 7 ел яшәгәннән соң, бала алып кайттык"

Җырчы Дилия Әхмәтшина яңадан Мәскәүгә күченгән. Тормышындагы соңгы яңалыкларын сорашырга шалтыратканда, җырчы киемнәр урнаштыру белән мәшгуль иде.
“2018 елда иремне эшеннән бер елга Волгоградка командировкага җибәрделәр. Билгеле, без анда бергә бардык. Әмма командировка бик озакка - өч елга диярлек сузылды. Шулай итеп, буш вакытым күп булгач, бала алып кайтырга ниятләдек. Ирем белән 8 ел бергә яшибез, бала турында күптәннән хыяллана идек. Икебез дә гади гаиләдән булгач, бала өчен акча җыйдык. Акчаң булмаса, чит-ят шәһәрдә гаиләне тәэмин итү бик авыр. Ләкин балабыз тугач, миндә депрессия башланды. Аннары әтиемне югалттым. Аның үлемен бик авыр кичердем. Өстәвенә ирем белән дә мөнәсәбәтләр катлауланып алды, гаилә кризисы булды. Ләкин хәзер, Аллаһка шөкер, барысы да артта калды. Күңелем тыныч”, - дип сөйләде безгә Дилия.
 
Хәзерге вакытта Дилия Әхмәтшина ире белән кыз бала үстерә. Асельгә 1 яшь тә 3 ай булган. “Мәскәүдә яңа көчләр белән иҗат итәргә исәп, Аллаһы теләсә”, - диде җырчы.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии