Динә Гарипова Гөлназ Шәйхи бүләк иткән курчакны "Евровидение"дә талисман итеп йөртә (ФОТО)

Күпләр Динә Гарипованың “Евровидение”дә курчак күтәреп йөргәненә игътибар да итмәгәндер. Ярым финалда чыгыш ясаганнан соң узган матбугат конференциясе өстәлендә дә шушы курчак түрдә утырды. Ә бит бу гади генә уенчык түгел икән.

Бу курчакны аңа Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының матбугат үзәге җитәкчесе, журналист Гөлназ Шәйхи бүләк иткән булган.

“30 мартта Самарада “Боз озату”, ягъни язны каршы алу бәйрәме узды. Монда Динә дә катнашты. Шунда мин аңа: “Сиңа бу курчак “Евровидение”дә уңыш китерсен, талисман булсын”, дип бүләк иткән идем. Динә аны бик теләп кабул итте. Бәйгенең ярым финалын карап утырганда, Динәнең бу курчакны Швециягә алып барганын күреп шаккатым”, дип белдерде Гөлназ Шәйхи “Туйлар.ру”га.

 

1

2

3

4

5

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
22.05.2013 08:56:48

Бу, Гөлназ Шәйхинең Татар Конкрессы исеменнән биргән талисманы мишәйт итте бит, тәки!

Последние комментарии