"Дом-2" алып баручысы Ксения Бородина егетен ташлаган

Ксения үзенең "бойфренды" "Дом-2" тапшыруында катнашкан Михаил Терехин белән аерылышкан. Бородина "Кияүгә чыгасым килә" дип интервью да биреп караган, тик Терехиннан күңеле кайткан.
"Ике ел эчендә йөз тапкыр аерылышып кавыштык без. Елый-елый арып беттем", - ди ул.
Терехин исә кире "Дом-2" проектына кайтырга җыена.

Ксениянең егете нәни кызын хәтта туган көне белән дә котламаган, ди.
Комментарии