Эльмира Сөләйманова ирен кассир булып эшләгәндә очраткан

"Мин күп еллар бер кибеттә кассир булып эшләдем. Әллә мине ошатып инде, бер егет көн саен керә башлады. Ярты ак ипи һәм "Ряба" майонезы ала иде. Аны үзем дә ошаттым һәм танышып киттек.

Бу хәл 2002 елда булды. Ул бик тыныч, сабыр кеше. Аның танышканчы сәер генә елмаюы әле дә күз алдымда тора. Сүзен үлчәп кенә сөйләшүе, итагатьле булуы күңелемне яулый алгандыр. Шуңа да, башка милләт кешесе дә булуга карамастан, язмышымны аның белән бәйләдем. Ирем татарчаны бераз аңлый. Кызыбыз Динә дә башта татарча сөйләшми иде, аны татар бакчасына бирдек. Хәзер ул татарча үзе дә өйрәнә, әтисен дә өйрәтә", дип сөйләгән җырчы "Акчарлак" газетасына. 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
28.03.2013 00:24:10

Эльмирка так не плохо выглядит - сексуально даже можно сказать.

Последние комментарии