Фирдүс Тямаев: «Бөтен нәрсә акча белән бәйле»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев фикеренчә, республикада төрле проектлар гамәлгә ашырылса, халыкны милли кием кияргә күндереп була.
«Бөтен нәрсә акча белән бәйле. Мәсәлән, бәйге игълан итеп, бөтен дөньядан дизайнерлар үзләренең милли коллекциясен күрсәтеп, җиңүчене ачыклап, аңа зур бүләк биреп булыр иде. Җиңгән дизайнерга милли кием коллекциясен тарату өчен заказ ясарлар иде. Моны республика дәрәҗәсенә күтәрер өчен этәргеч кирәк. Без белмәгән яшь талантлы дизайнерлар бардыр», - диде җырчы «Татар-информ»да «Милли стиль by Ләйсән Хаҗиева» дип исемләнгән кием коллекциясен тәкъдим итүгә багышланган матбугат очрашуында.
 
Фирдүс Тямаев мисал буларак Башкортстанда үткәрелгән бәйгеләрне әйтте. «Анда бик күп конкурслар оештыралар. Мисал өчен, һәр районнан мәдәният йортлары хезмәткәрләрен җыеп, конкурста катнаштыралар. Кемдер җырлый, бии. Һәр номерга бәя бирәләр. Шушы конкурсны алар телевидениедә күрсәтәләр. Бездә андый конкурслар, проектлар юк», - диде артист.
 
«Модельерлар милли киемне санаулы гына чыгара. Чөнки аны халык алмый. Без Европа музыкасын, стилен, биюләрен, җырлау манерасын кабатлыйбыз. Алар безгә мода күрсәтә белә. Әйтик, «Дольче Габбана» оешмасында бер киемне ясар өчен 300 белгеч эшли икән. Алар ясаган эшләнмәне бөтен дөнья сатып ала. Алар моданы күрсәтер өчен бөтен дөньядан кешеләрне чакыралар. Шушы оешма кебек, Татарстанда да белгечләр белән тулы оешма эшләсә, милли киемне популярлаштырып булыр иде», - диде Фирдүс Тямаев.
 
Модельер Ләйсән Хаҗиева милли киемнәрне кию буенча йөз елга артта калганбыз дип саный. «Без аны кигәнбез. Революциядән соң милли киемне киюдән туктаганбыз. Хәзер милли киемне торгызмакчы булабыз, шушы йөз ел эчендәге бушлыкны, аралыкны тиз арада куып тотарга кирәк», - диде ул.
 
«Игътибар итәм, күп кенә артистлар образларына милли элементларны кертә башлады. Ә кеше аларга карап, илһамлана, алардан кабатлый. Әйтик, бер мәктәптә татарча милли элементлар кертә башладылар. Моданы үзебез ясарга тиешбез. Милли стильдәге киемнәргә мохтаҗлык тудырырга кирәк», - диде алып баручы, музыкант Илмир Ямалов.
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии