Фирдүс Тямаев: "Бөтен татар дөньясы шаулап күтәреләчәк. Мине сөйләячәкләр"

"Мин быел Казан янында өй сатып алдым. Аның эчендә бернәрсә дә юк иде. Коронавирус башланып, карантинга китү белән, төркемемдәге егетләргә эш булды. Җәй буе шунда ремонт ясадык".
Татар эстрадасы йолдызы Фирдүс Тямаев Интертат хәбәрчесенә әнә шундый яңалык җиткергән.
 
"Нурлатта йортыбыз бар. Казан тирәсендә үз өем белән яшәү минем хыялда күптәннән бар иде. Казандагы фатирыбызны саттык та, шушы өйне алдык. Фатирда тора алмыйм мин. Төнлә торып йөрү гадәтем бар. Тиз генә гаражга чыгып керәм, мунчага барып киләм. Мунчага да, бер ияләнгәч, гел керәсе килеп кенә тора. Дусларга бит бер барасың, ике барасың, ә үзеңнеке булса рәхәтрәк. Авыл кешесен үзенең тамырлары тарта инде аны. Агач бурадан мунча бастырдым. Йорт эчендә үземә кечкенә генә бер бүлмә ясап, синтезаторны, баянны кертеп куйдым. Шул бүлмәдә рәхәтләнеп ике көй яздым инде. Пандемия дип елап яткан юк. Дуслар булыша. Бер әйбергә дә кайгырмыйм, бер нәрсәгә дә борчылмыйм. Реклама Әле өч көнгә Сочига барып кайттык. Резидәне күңел ачтырасым килде. Балаларны әбиләренә калдырып чыгып киттек. Билет бәясен генә түләп, дусларда тукталып, зурдан купмыйча ял иттек. Иҗат эшем тукталып тормый. Шушы арада яңа җырым чыгачак. Бөтен татар дөньясы шаулап күтәреләчәк. Мине сөйләячәкләр. Ни өчен сөйләячәкләрме? Анысын җыр чыккач, бер атнадан белерсез", дигән Тямаев.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии