Гөлдания Хәйруллина: "Кияүгә чыгам, ләкин фамилияне үзгәртмим"

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина өчен бүген истәлекле көн. Туй көне. Җырчы вконтакте сәхифәсендә язылучыларына ире Рөстәм турындагы хатирәләре белән уртаклашкан.
«21 март-безнең туй көне. Ул елны кар эри генә башлаган иде, шундый матур кояшлы көн иде. 
 
Без 31 августта өйләнешергә тиеш идек. Загска заявление да биргән идек инде.. Рөстәмгә заявление язганда "кияүгә чыгам, ләкин фамилияне үзгәртмим, мин әйтәм".
 
Биктимерова иде, бик ошый иде үземә.
 
Ул елны Чернобыльдә атом электр станциясе шартлау сәбәпле, балаларны алып килеп Татарстанда пионер лагерьларына урнаштырдылар.
 
Рөстәмне шунда эшкә жибәрделэр. Аның "Чезет" дигән мотоциклы бар иде, көндә шуңа утырып балалар янына йөрде. Беркөнне паспортын кесәсенә тыккан булган, юлда кайдадыр төшереп калдырган инде. Эзләп тә карады йөргән юлларыннан.
 
Дуслары, "әллә өйләнмәс өчен югалттыңмы?"- дип шаяртып та алганнар әле. Яна паспорт алгач, туй көнебез "Нәүрүз" бәйрәменә туры килде.
 
Бусында ЗАГСтан Хәйруллина булып чыктым инде. Юкка гына, өйләнешкәнче дә, аерылышканчы да уйларга вакыт бирмиләр икән. 
Рәхмәт сина, Рөстәм, бергә узган тормыш юлы, иҗат юлы өчен!!!
 
"Яраткан яр белән бергә, узган гомер жәл булмый" икән, чыннан да», -дип уртаклаша җырчы. 
Фото: https://vk.com/id202145885
 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии