Гөлназ Асаевага ни булган?

Гөрләп концерт сезоны башланып киткән чакта, моңлы тавыш иясе Гөлназ Асаева тавышын югалткан. Бу турыда ул сәхифәсендә сөйләде.
Җырчы Башкортстанның Урал арты районнарында узарга тиешле концертларын кичектерергә мәҗбүр булган, чөнки тавышсыз калган. 
 
“Бернинди авыруым да юк. Уянуыма тавышым беткән дә куйган”, – дип хәбәр итә ул сәхифәсендә. 
 
Аннан бер язылучысы сорау-җавап рубрикасында “Концертлардан соң тавышыгыз еш шулай югаламы?” дип сораган. Гөлназ: “10 ел элек шулай була иде. Тавыш ярылары белән бар да тәртип үзе, бернинди төерләр дә юк. Сәбәпләрен эзлибез, тик таба алмыйбыз. Тавыш кына юк. Бу бик куркыта...” – дигән моңсу җавап кайтарган. 
 
Гөлназга тизрәк савыгып, тамашачысын чыгышлары белән куандыруын теләп калабыз.
Чыганак Шәһри Казан
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии