Гөлназ Батталова "Беренче канал" ролигында төшкән

Җырчы Гөлназ Батталова "Беренче канал" өчен роликта төшкән. Аның сүзләренчә, роликта төшү өчен ул ике кастинг аша сайлап алынган.

– Ролик Халыклар бердәмлеге көненә багышланган, анда мин ак халатлы табиб ролен башкардым, – ди Гөлназ. Билгеле булганча, җырчы Мәскәүдә читтән торып ГИТИСта укый. Бу арада Гөлназ җиң сызганып диплом спектакльләренә әзерләнүен белдерде.

– 8 октябрьдә А.С.Пушкинның "Пир во время чумы" спектаклен күрсәттек. Анда мин төп рольне – Мэрине башкардым. Кичә Жан Ануйның "Оркестр" пьесасына нигезләнгән "Хор" интерпретациясен тәкъдим иттек. Анысында да мин якты образда - блондинка булып уйныйм. Минем өчен мөһим һәм дулкынландыргыч бу көндә Мәскәүгә әнием, якын дусларым, "Ямьле" төркеме кызлары Вероника Кузнецова һәм Дилия Әхмәтшина да килде, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Батталова.
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии