Гөлназ Сәфәрова: “Татар радиосы”нан китәргә туры килде. Бәлки, берәр кайчан сөйләрбез әле

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова социаль челтәрләр аша аудиториясе белән аралашкан. Гөлназның язылучылары аңа кызыклы сораулар биргән.
- Гөлназ, үзегезнең формагызны ничек саклыйсыз?
- Мунча, генетика һәм дөрес туклану. Интервал белән ач торуны да кулланам. Алла боерса, икенче атнадан спорт белән ныклап шөгыльләнә башларга үз-үземә сүз бирдем. Карарбыз инде. Кызыксынучылар өчен, буем 172 сантиметр, авырлыгым 57 килограмм.
 
 - Мунча ябыгырга булышамы?
- Әлбәттә. Мунча процедуралары 3-4 килограммга кадәр ябыктыра ала, авырлыкны югалту өчен ашыгыч диеталар кулланмыйча. Яхшырак нәтиҗә күрер өчен мунчага һәрдаим йөрергә, ә авырлыкны әкренләп киметергә кирәк. Мунчада тир чыгу ярдәмендә организмнан артык су чыгарыла. Ябыгам дип сәгатьләр  буе мунчада утырырга киңәш итмим. Бу организм өчен зыянлы була ала. 

- Интервал белән ач торуда ничек ашыйлар? Вакыты күпме?
- Бу бик җитди тема. Болай ике сүз белән генә язып бетереп булмый. Интервал белән ашау-ашамыйча тору белән сак булырга кирәк. Мин берничә ел элек белмичә тотынып, организмыма зыян салдым. Хәзер бик сак эш итәм. Шуны әйтә алам, организмны ияләштереп була. Башта гына авыр, аннары ул кирәкмәгән әйбердән үзе баш тарта башлый. Элек яратып ашаган ризыкларны ашап-ашап карыйм, ашап булмый. Мондый туклану режимы белән витаминнар эчәргә кирәк. Һәр организм бик үзенчәлекле.

- Сез чараны алып барырга теләгәндә башка алып баручы сайлаган очраклар булдымы?
- Андый хәлнең булганы бар. Элек кәеф төшә иде. Ә хәзер бер дә борчылмыйм. Димәк, ул чараны миңа алып барырга насыйп түгел.

- Ни өчен “Татар радио”сында Музыкаль каймакны алып бармый башладыгыз?
- Рамил Шәрәфиев, Алмаз Гыйльметдинов һәм миңа “Татар радиосы”нан китәргә туры килде. Бәлки, берәр кайчан сөйләрбез әле. Әлегә интригаларда катнашасым килми. Андый әйберләрдән һәрвакыт ераграк торырга тырышам.

- Сез бер тапкыр да спиртлы эчемлекләр эчмәдегезме?
- Элек шампан шәрабе, шәраб эчкән булды. Элек дип әйтүем – 14 ел элек. Хәзер бөтенләй спиртлы эчемлекләр эчмим.

- Нинди чит илгә барырга теләр идегез?
- Дөресен генә әйткәндә мөһим түгел. Кайда булса да барырга кирәк. Сәяхәт итәргә бик яратам. Якын арада мөмкинлек булса, яраткан Истанбулга барырга телим.

- Сезне урамда күреп, фотога төшәргә килгән кешеләргә мөнәсәбәтегез нинди?
- Нормаль мөнәсәбәттә. Минем янга шулай еш киләләр. Кочаклашабыз, фотога төшәбез. Ачык кешеләрне бик яратам.
 
- Сезнең турында 3 факт.
- Әйдәгез 5 булсын әле. Беренчесе, иң яраткан нәрсәм – мунча. Икенчесе – иң яраткан төсем – кара. Яраткан язучым – Әмирхан Еники. Дүртенчесе, гомеремдә “ночнушка” киеп йоклаганым юк. Бишенче, колготка кимим беркайчан да! Эчемне пошыра. 
 
Илгизә Галиуллина әзерләде, Шәһри Казан
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии