Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның өченче балалары туды
Сабый Казандагы Большая Красная урамында урнашкан РКБ-3 (“Красный крест”) балалар тудыру йортында дөньяга килгән. Буе 54 см, авырлыгы 3800 грамм. Малайга Самир дигән исем әзерләп куйганнар. Илдар Хәкимовтан хис-тойгылары турында белештек. “Канат!” – диде җырчы бер сүз белән генә. Кичә кичке җидедә Гүзәлне балалар тудыру йортына алып барган. Бүген олы кызлары Элларины мәктәпкә 1 сентябрьгә, Камиләнең “эше” исә – балалар бакчасы. Ә аннары малай артыннан барасы булачак. Монда чыннан да канат кирәк була башламагае күп балалы әтигә. Гүзәлне дуслары хәзер «мать-героиня» дип, ә Илдарны «отец-молодец» дип йөртәләр икән. “Льготаларын кая куеп бетерерсез инде”, - дип шаярта ди бер танышлары. Льготада мени эш! Өченче бала туган бит! Бер бала – ярты бала, ике бала – бер бала ди халык. Бу әйтемне Хәкимовлар гаиләсе девиз итеп алган булса кирәк. Бәхетле гаиләне чын күңелдән котлыйбыз.
Комментарии
odnako, Ильдары да Гузэле дэ бер дигэн кешелэр,МОЛОДЦЫ!!!! Тырышмыйча кем бай була,котеп ятмыйлар бит,эшлилэр.Аларга 10 бала тапсаларда бик эйбэт,узлэре кебек яхшы булып усэрлэр алла боерса.Конлэшерлек итеп яшилэрдэ-эшлилэрдэ.
табу белэн генэ мени, дорес тэрбиэ бирэ белергэ кирэк. Чтоб дети не выростали моральными уродами в них необходимо воспитовать прежде всего человечность, уметь отличать, что хорошо, что плохо.
Владимир Владимирыщка куп бала кирэк,тагында кубрэк табыгыз.
бер бала юк бала, ике... / дорес тугел!!! 3 бала алайсан бер ярым бала буламыни?
бер бала нишлэп ярты булсын!акчасы куп булгач табар инде.