Гүзәл Уразовадан Яңа елга «Гусь по-уразовский» рецепты

«Яңа ел табыны күрке - каз һәм бәлеш. Казны мин үземчә пешерәм. «Гусь по уразовский» дип атыйбыз аны. Рецепты белән бүлешә алам.
Кирәк булачак: 1 түшкә каз, 1 стакан дөге, 100 грамм кара җимеш, 100 грамм күрәгә, 1 чәй кашыгы аджика, 2 аш кашыгы майонез, 1 баш сарымсак, тоз, борыч.
 
Казны алдан бер тәүлеккә якын тозлы суда тотабыз. 10 литрга 1 килограмм тоз булырга тиеш. Дөгене бераз бүрттереп алабыз һәм күрәгә, кара җимеш, 1 калак майонез белән ботап куябыз. Аннары җимешле дөгене каз эченә тутырабызда, тештазарткыч таяклар белән ябып куябыз. Майонез һәм аджика белән казны сөртеп чыгабыз. Казны рукавка салабыз һәм 2,5-3 сәгатькә духовкага куябыз.
 
Ашларыгыз тәмле булсын! Якынлашып килүче яңа еллар белән сезне, дуслар!»
 

 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии