Гүзәл Уразованы ГАИ ник туктаткан?

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова белән Казан урамнарының берсендә кызыклы хәл булган. Юл кагыйдәләрен бозмыйча, үз көенә хәрәкәт иткән җырчыны ЮХИДИ (ГАИ) хезмәткәрләре туктаткан.

- Башта нигә туктатканнарына аптырадым, чөнки беркемгә комачауламыйча, кагыйдә бозмыйча баруым иде. ЮХИДИ хезмәткәре җитди кыяфәт белән документларны тикшерү өчен үз машиналары янына баруымны үтенде. Ә инде яннарына килеп баскач, гафу үтенеп, автограф сорадылар. Баксаң, алар минем машинамны танып махсус туктаткан икән! Хәзер шушы урыннан узганда ЮХИДИ хезмәткәрләрен күрсәм, сәлам биреп китәм, - дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Гүзәл.

Гүзәл Уразованың машина йөртү тәҗрибәсенә - 13 ел. Безгә мәгълүм булганча, хәзерге вакытта ул Porsche Cayenne машинасында җилдерә.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии