Гүзәлемнең «Без авыр хәлдә» дигән сүзләре укучының ачуын чыгарган - әйткәләшкәннәр

Җырчы Гүзәлем тормыш иптәше Салават Миңнеханов белән битлекләр киеп төшкән фотосын куйган, сабырлыкны эшкә җигеп, өйдә утырырга өндәгән.
«Үзизоляция режимы тагын бер айга сузылды. Сәламәт киләчәгебез өчен, балаларыбыз, якыннарыбыз, планетабыз өчен сабыр итеп өйдә утырырга кирәк. Без Җиребезне, тормышыбызны яратабыз. Барысы да яхшы булачагына ышанабыз. Кагыйдәләрне үтәү һәркемнең үзеннән башлана. Һәркайсыбыз әлеге ситуацияне кабул итеп, дөньябызны, якыннарыбызны сакларга тырышсак, җиңеп чыгарбыз. Туганнарымны, табигатьне, эшне сагындым, ә сез?» — дип язган җырчы.
 
Кайбер инстачыларда Гүзәлемнең әлеге сүзләре ризасызлык тудырган.
 
«Бездә сезнең сыман өйдә утырырлык финанс мөмкинлекләр юк. Гаилә, ипотека, кредитлар бар», — дип ачуын белдергән бер ханым.
 
«Шулаймыни? Без дә нәкъ сезнең кебек кешеләр. Безнең дә гаилә, ипотека, зур акчалар кертелгән эшмәкәрлек, тик хәзер ул туктады. Эшчеләребез хезмәт хезмәт хакы алалмыйча калды. Мәҗлесләр, концертлар, сатулар юк. Дәүләт безгә бернинди ярдәм күрсәтми, артистларга айлык хезмәт хакы да түләнми, эшмәкәрлек тә коткармый. Дәүләт хезмәткәрләренә караганда, без авыррак хәлдә. Шулай да утырабыз әле, ничек тә яшибез, яхшыга өметләнәбез», — дип җавап кайтарган җырчы.
 
«Артист кешегә мондый постлар кую килешми. Гади халыкны хөрмәт итмәү белән бер. Без өйдә утырабыз, күршеләребезнең ипи алырга да акчалары юк, чөнки эшсез калдылар. Ипотека булгач, акча җыеп булмый. Гүзәлем тыныч кына өйдә утыра һәм борчылмый. Гади эшче халкын хөрмәт итмәү бу», — дип әңгәмәне дәвам иткән ханым.
 
«Бу - минем шәхси битем. Мине, яшәү рәвешемне карарга теләүчеләр язылган монда. Ошамаса, карамагыз, мондый рухтагы комментарийлар язып, вакытыгызны әрәм итмәгез. Мине башкалар белән чагыштырырга кирәкми. Сез мине шәхсән белмисез. Интернеттан карап барып кына фикерләрегезне белдерәсез. Бик күпләр сыман, сез дә монда гына кыю, нәрсә телисез, шуны язасыз», — дигән Гүзәлем.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии