Илфак Хафизов театрдан ни сәбәпле китүен сөйләде

“Болгар радиосы”ның “Иртәнге чәй” тапшыруын алып баручы Илфак Хафизов заманында артист һөнәрен очраклы гына сайлаган.
— IX сыйныфта укыганда, директор үзенә чакыртты да: “Кем булырга, укырга кая барырга планлаштырасың?” — диде. Көтелмәгән сораудан югалып калдым, — дип сөйләгән Илфак Ирек мәйданына. — Аз-маз “КВН”нарда уйнап, концертларда катнашып йөри идем. Тоттым да: “Артист буласым килә”, — дидем. Әйттем һәм оныттым. Ә бу сүз авылга таралган. Илфак артист була икән, дип сөйли башладылар. Шунда ничек оялганымны белсәң?! Әни: “Телевизор карап кына артист була алмыйсың. Бар, әдәби китаплар укы, әзерлән!” — диде. Шулай хәл ителде. XI сыйныфтан соң Казан театр училищесына киттем. 
 

— Илфак, театрдан киткәнсең икән... Анда ничә ел эшләдең? 
 
— Тинчурин театрында 9 ел эшләдем. Ярты ел элек аннан киттем...
 
 
— Ни сәбәпле китәргә карар кылдың? 
 
— Соңгы арада күңелем тынычсызлана башлады. Бәргәләнәм, кысаларга сыймыйм. Үз-үзем һәм андагы мохит белән көрәшергә тотындым. “Соңгы әсәр”не чыгарганда, 3 сәгать сәхнәдә эшләве шундый кыен, катлаулы тоелды. Өйгә кайтам да, иртәгә ничек булыр икән, дип эчтән янам. Үткән елның май-июне көн саен шулай кабатланды. Нәрсә булды? Белмим, аңламадым. Югыйсә эшне башлаганда яраттым, теләп килдем. Артык борчылдым, күп уйландым, ахры. Соңрак, гел шулай дәвам итсә, болай эшләү ярамас, дип кесәмә үз теләгем белән эштән китәргә сораган гариза язып тыктым... 
 

— “Болгар радиосы”на “Иртәнге чәй” эфирына ничек килеп эләктең? 
 
— Театрда эшләгәндә үк “Болгар радиосы” белән бераз хезмәттәшлек итә, концертларына сценарийлар яза идем. Бу эшне хәзер тагын да күбрәк башкарам. Театр белән параллель эш җайлы булды, өстәмә акчасы да, мохите дә башка, эстрада белән таныша башладым. Күңелле генә бара иде. Шуннан соң радиодан шалтыраттылар. Эшкә бишкуллап алдылар. Бер эшеңнән киткәч, югалып калу түгел, кемгәдер кирәк булу канат бирде...

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии