Илгиз Шәйхразиев: «10 елдан мин тагын да юләррәк булырмын»

Башкаларга охшамаган ул. Һәм охшарга да тырышмый. Үзенең юлы белән матур гына, ипләп кенә бара. Сүзем – җырчы, автор-башкаручы, бетмәс-төкәнмәс энергияле Илгиз Шәйхразиев турында. Аның белән үзенчәлекле иҗат юнәлеше, тәнкыйть, кешеләргә ошарга тырышу һәм ничек төрле була белү турында сөйләштек.
– Илгиз, шулай тоелса да, сезне эстрадага тиз килеп кергән һәм тиз күтәрелгән дип әйтеп булмый. Иҗат юлыгыз шактый озын.  
 
– Җырчы булу кечкенәдән үк килгән хыял түгел. 14–15 яшьләрдә генә җырлый башладым мин. Әле ул вакытта да хыял түгел иде ул. Мин биолог булырга теләдем.  Тик 10–11 нче сыйныфта укыганда, аның өчен химияне яхшы белергә кирәклеге билгеле булды. Шуның белән бетте ул теләк. Чаллыда төрле конкурсларда катнашып, беренче урыннар ала башлагач, җырчы булу фикере туды. 11 нче  сыйныфта идем. Әти-әнием дә миңа: «Ни телисең, шуны эшлә. Нәрсә эшләсәң дә, без сине хуплыйбыз», – диделәр. Вокал укытучылары да: «Синең килеп чыга, Казанга консерваториягә яки мәдәният институтына бар», – дип әйткәч, үземне шул якка таба аудардым. «Син гениаль җырчы буласың», – дип әйтүче булмады миңа. Үземне үзем кыстап, Казанга алып килдем.
 
– Элек һәм хәзер җырлау рәвешендә үзгәрешләр бармы?
 
– Мин озак өлгерәм. Минем яшьтәшләр инде кайдадыр нәрсәдер өйрәнеп беткән булса, мин әкрен идем, ашыгасым килми иде. Үзгәрешләр бар, әлбәттә. Мин Мәдәният һәм сәнгать институтында Татарстанның атказанган артисты Руслан Дәминов классында укый башлаган егет идем. Ул мине классик юнәлештә җырларга өйрәтте. Минем тавышны каты итеп чыгарырга тырыша иде. Миңа ул вакытта 17–18 яшь, организм да ныгып бетмәгән булгандыр. Тырышты инде Руслан абый, аңа бик зур рәхмәт. Соңыннан Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтовага эләктем. Ул миңа: «Синдә академик вокал түгел, эстрада вокалы, әйдә, эстрада белән шөгыльләнәбез» – дип, мине шул якка тартты. Мин дә үземне күбрәк эстрадада күрә идем. Җырлау ысулы, минем уйлавымча, яхшыргандыр (көлә). Бу – минем генә фикерем, кеше ничек әйтәдер, белмим. Начар җырлыйсың, дип әйтүчеләр юк. Үземә төрле алымнар, ысуллар алдым. Халык җырлары, озын көйләр, мөнәҗәтләр, эстрада җырлары, фанк, рэп, рок. Үземне рәхәтләнеп шул жанрларга ыргыттым. Миңа бик күңелле. Кайсыдыр килеп чыга, кайсыдыр килеп чыкмый, ләкин үземне үстем дип уйлыйм.
 
– Иҗатыгызның юнәлеше бик үзенчәлекле. Бөтен кеше аңлап та бетерми…  
 
– Бервакыт мин үземә теләсә нәрсә, кешеләр миннән таләп иткәнне җырламаска сүз бирдем. Хәзер эстрадада нәрсә популяр? Гади җыр, гади сүзләр белән. Чәчәкләр, гөлләр турында. Һәм алар бик күп. Үземнең җырларымны яза башлагач, минем башкарак юл белән барасым килде. Кешегә ошарга тырышу – бик җиңел юл бит ул. Ошарга тырышсаң, син ошаячаксың да. Чөнки син дөрес сүз сөйлисең, дөрес киенәсең, дөрес утырасың. Бу – кешеләр теләгән әйбер генә. Ә үзең теләгәнчә яшәү җиңел түгел. Мин шулай әкрен генә барам, минем – үз юлым. Беркемне дә гаепләмим, бөтенесе үз вакытында киләдер, дип ышанам. Тамашачыны белмим, үземне үзем дә бик аңлап бетермәдем әле. Кайчакта башка әллә нәрсәләр килә. Шундый бер фикер бар: үзеңнең иҗатыңны аңлату – иҗат кешесе өчен түбәнсенү. Мин үземнең иҗатымны аңласам, мин аның белән шөгыльләнмәс тә идем. Ә болай миңа кызык. Тамашачыга да шулай дип уйлыйм. Аңлашылган әйбер кызык түгел ул. Аңлашылып бетмәгәне кызык.
 
– Тәнкыйть димәктән, аңа карата мөнәсәбәтегез ничек? Әйтик, халык җырларын бозып җырлыйсыз, диюләре турында.  
 
– Тәнкыйтькә бик яхшы карыйм. Ул булырга тиеш. Гомумән, безнең илдә кем нәрсә тели, шуны сөйли алырга тиеш. Әмма, миңа ошый яки ошамый торган тәнкыйть бар. Чын музыкант өчен бу – икеле-микеле нәрсә. Уйланыр өчен профессиональ тәнкыйть булырга тиеш. Борының кәкре, колагың зур диюләре тәнкыйть түгел, ул – факт. Халык җырларын бозу дигәндә, халык җырлары алар инде бар. Татар халкы ул җырларны алтын фондка кертте. Бик матур һәм оригиналь башкаруда.  Хәзер инде аларны  төрле жанрларда башкару мәдәниятебезне баета гына. Халык җырлары – халыкныкы. Мин дә – татар егете буларак, халыкның бер өлеше. Ул җырлар минеке дә, сезнеке дә, аларныкы да. Кемдер миңа татар халык җырын җырлама дип әйтә алмый, чөнки мин – татар. Мәсәлән, Илһам Шакиров халык җырын каяндыр бер авылдан ишетеп алып кайткан һәм үзенчә башкарган. Хәмдүнә Тимергалиеваның «Җомга көе»н тыңлап карасагыз, ул аның бер куплетын да бер төрле итеп җырламый. Чөнки музыкант кеше музыкага бүтәнчә карый. Алтмыш тапкыр бер куплетны бер төрле җырлау туйдыра. Җырчыны гына түгел, тыңлаучыларны да. Җырчының бурычы – тамашачыга җырны үзенчәлекле итеп тәкъдим итү.
 
– Сез – автор-башкаручы. Җырларыгыз ничек туа? Җыр сайлаганда төп игътибар – сүзләренәме, көенәме?  
 
– Җыр башта туа. Әйтәсе килгән сүзме, күңел халәтеме – ул миндә яши. Һәм аны тудырмасам, мин яши алмыйм. Көйгә салмасам, ул миңа тынычлык бирми. Мин аны студиягә барып яздырам һәм ул яртышар ел, икешәр, өчәр ел ята ала. Мин аны үзем генә тыңлап йөрим. Минем өчен аны чыгарып, кешегә бирү – иң мөһиме түгел. Әлбәттә, ул стадия дә булырга тиеш. Тик минем өчен иң мөһиме – үзем өчен. Җырны яздырдым, тыңлыйм һәм миңа ошый. Еш кына җырның көе алдан туа. Аннан соң гына сүзләре. Көйне бозмыйча, сүзләрне язу тагын да авыррак. Сүзләр төгәл мәгънәгә ия. Сүз белән кешене гомумән бүтән якка алып китәргә мөмкин. Шунысы куркыта кайчакта. Сүзләр белән бик авыр эш итәм, озак язам.

– Илгиз, сез ике тормыш белән яшисез кебек. Рәсми чараларда – костюм-чалбардан, дини мәҗлесләрдә мөнәҗәтләр әйтәсез. Киләсең, әйтик, «Печән базары»на, анда сез яшьләр белән бер дулкында  кыздырасыз. Ничек сез шундый төрле була беләсез? Шулкадәр төрлелекне бер кеше ничек сыйдыра?
 
– Миңа ул бик җиңел бирелә. Үземнең бер образымнан да арымыйм. Мин бүген болай, иртәгә тегеләй. Зур-зур кунаклар булган дәүләт чарасында теләсә нәрсә эшләп булмый, билгеле. Һәрбер чараның үз дресс-коды, законнары бар. Туйга киләм икән, анда үземнең фәлсәфи җырларымны җырламыйм. Бәйрәмнәрдә андый нәрсә кирәк түгел. Үземнең концертым булса, әлбәттә, аның «Әйдәгез, уйланып алыйк әле: ник тудык без бу дөньяга?» дигән бер өлеше була инде (көлә). Мин бөтен музыканы тыңларга, төрле-төрле жанрларны яратам. Ул жанрларда эшли торган музыкантларга кайчандыр гашыйк булганмын. Үземдә кайчакта шулардан отып алган алымнарны кабызам.
 
– Аның кадәр энергияне кайдан аласыз? Сездән – бер лайфхак.
 
– Мин мондый кеше түгел идем. Тыныч, тыйнак, акыллы идем (көлә). Миңа хәзер – 35 яшь. Яшь барган саен, кем нәрсә әйтә, нәрсә уйлый – мөһим түгел икәнен аңлыйсың. Иң мөһиме – мин. Үземнең кәефемне күтәрмәсәм, беркем дә күтәрми. Кешедән таләп итеп торсаң, димәк, син аларга бәйле. Димәк, синең бәхетең, эчке халәтең кешеләрдән тора. Нишләп мин үз бәхетемне, мәхәббәтемне, күңел халәтемне аларның кулларына тапшырырга тиеш? Минемчә, бу дөрес түгел.
 
–  Тел мәсьәләсенә дә тукталыйк. Ничек уйлыйсыз, татарча альтернатив музыка аша яшьләрдә телгә мәхәббәт уятып буламы?
 
– Мин бу проблема турында 2005 елда Казанга килгәч кенә белдем. Казан яшьләренең татарча белмәгәненә шаккаттым. «Аңлыйм, әмма сөйләшмим», – диләр иде. Соңгы елларда болай дип әйтми башладылар. Казанда үскән татар егетләре, кызлары күбесенчә татарча сөйләшәләр. Әлбәттә, музыка аша яшьләрдә телгә мәхәббәт уятып була. Минемчә, бу – бик яхшы ысул. «Альтернатив музыка» дигән төшенчә бер ун ел элек актуаль иде. Хәзер ул инде актуаль түгел. Бу инде – безнең көнкүрешкә кергән җырлар. Яшьләр чит ил җырларын, рус телендәге җырларны тыңлый. Алар бүтән ритмнарда, сыйфатлы һәм дәртле. Яшь кешегә, әйтик, 15–16 яшьлек егеткә безнең радиостанциядә яңгыраган җырларны тыңлатсаң, ул аның белән кызыксынмаячак. Рэп, хип-хоп, фанк, инди музыка. Безнең яшь музыкантлар шундый жанрларда сыйфатлы җырлар язалар. Аларның татар телендә булуы әһәмиятле. Һәрбер заманның үз стиле, үз җырчылары була. Әйтик, Советлар Союзында кешеләр бөтенләй үзгә дөньяда яшәгәннәр. Аларның җырлары, кинолары, хәтта сөйләшүләре дә бүтән булган. Ул вакыттагы җырларны бүген кертү яисә яшьләргә көчләп тагу дөрес түгел. Чөнки без хәзер яшибез, ул заманда түгел. Ә шул замандагы җырларны бүгенге көнгә яраклаштырып җырлау  ул – тагын бер матур күренеш. Хәзер концертны сәгать ярым баян белән генә үткәреп булмый. Элек булган, чөнки аның заманасы шундый булган. Һәрбер заманның – үз көе, үз җыры.
 
– Мөмкинлек бирелсә, татар музыкасы дөньясында нәрсәне үзгәртер идегез?
 
– Тамашачының жанрларга хәерхаһлырак булуын теләр идем. Тамашачының гына түгел, музыкантларның да. Эстрадага жанрлар төрлелеген кертер идем. Берсендә дустым Илмир Ямалов белән бер мәҗлестән кайтканда, татар телле радиоларны тыңлап барабыз. Беренче җыр: дуслар-туганнар белән җыелу, икенчесе – туй көне, өченчесе – 50 яшьлек юбилей турында. Мин үземне банкетта утырган кебек хис иттем. Эстрада әнә шул якка авышты. Чөнки банкетлар артистларны туйдыра. «Син сазыңны уйнадың», «Әдрән диңгез», «Зәңгәр томан» кебек саллы җырлар иҗат ителми диярлек. Серлелек, төрлелек җитми бүген.

– 2013 елда бер әңгәмәдә сез: «Йолдыз булганчы эшләргә әзер», – дигәнсез. Хәзер үзегезне йолдыз итеп хис итәсезме?     
 
– Үземне йолдыз дип әйтә алмыйм, әйтәсем дә килми. Мин – реалист. Чын йолдызлар – Зәйнәб Фәрхетдинова, Винера Ганиева, Салават абый белән аралашам. Хәтта алар да үзләрен «йолдыз» димиләр. Алар эшлиләр, җырлыйлар, сөйләшәләр. Гади кешеләр. Сәхнә артында эре кешеләрне, үзләрен «йолдыз» дип тотып йөрүчеләрне бик сирәк күрәм. Йолдыз ул, минемчә, бик өстә. Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров кебек. Бер җырчы да үзен-үзе йолдыз итә алмый. Җырчыны халык йолдыз итә.
 
– Сезнең өчен ирек ул – …
 
– Миңа бервакыт әтием: «Улым, син – акыллы, әдәпле малай. Мин сиңа ышанам. Менә хәзер теләсәң нәрсә эшләсәң дә була», – диде. Нинди зирәк фикер бит бу. Акыллы, әдәпле, намуслы кеше теләсә нәрсә эшли ала. Тик ул яхшы әйберләр генә эшли ала. Минемчә, ирек ул – теләгән әйбереңне эшли алу.
 
– Җыр белән тамак туйдырып буламы?
 
– Гармунчының күңеле бай, кесәсе сай, диләр. Артистларның ничек яшәве дә әзме-күпме күренә. Тик безнең дә кешечә яшисе килә. Моннан да сузабыз, тегеннән дә тартабыз. Монда да чабабыз, каршы килмибез, эшлибез, кыскасы. Мин зарланмыйм. Өстәлемдә ипием дә, сөтем дә бар. Бананы да күренгәли. Каядыр балалар белән ял итеп кайтырга өлгерәбез. Аллага шөкер, дип кенә әйтәм.
 
–  Начар гадәтләрегез бармы?
 
–  Мин иртә уянырга яратмыйм. Уянсам да торасым килми. Берәр кая соңга кала башламасам, өйдән чыгарга сәбәп тә юк (көлә). Мин – өй кешесе. Өй,  балалар, гаилә Бу – минем урыным. Ә каядыр чыгып китсәм, мин кабынам. Икешәр көн кайтмыйча да кайдадыр йөри алам.
 
– Казанны нинди шәһәргә алмаштырыр идегез?
 
– Туган шәһәрем Чаллыны яратам. Күп матур шәһәрләрдә булдым: Истамбул, Нью-Йорк, Будапешт, Хельсинки. Тик мин Казаныма очып-очып кайтам. Аның урамнары, кешеләре, кояшы да бүтәнчә кебек. Мин аңа инде гашыйк. Казанны бернәрсәгә алыштырмас идем. Минем җаным, тәнем ул.

– Тагын 10 елдан үзегезне кайда күрәсез?
 
– 10 елдан мин тагын да юләррәк, кызык кына бер «мужичок» булырмын. Әзрәк кенә тилерәк булсаң, яшәү җиңелрәк бит ул. Бик акыллы, бөтен дөньяны аңлап яшәгән кешеләргә авырдыр бу дөньяда. Мин аларны чын күңелдән кызганам. Алга таба тормышым тагын да кызыграк булыр, дип өметләнәм. Шуңа таба бара. Нәрсә генә булса да, үземне коткарып калачакмын, дип уйлыйм.
 
Әңгәмәдәш – Ләйсән Сафина

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии