Илгиз Шәйхразиевка төрек кызлары гашыйк булган...

Илгиз Шәйхразиевның Төркиянең “TRT-AVAZ” үзәк телеканалыннан күрсәтелгән яңа ел кичәсендә катнашып кайтты. Без сезгә Илгизнең Анкара шәһәренә булган сәяхәтенең бөтен нечкәлекләрен дә ачып бирергә булдык.

- Илгиз, бүгенге көндә татар эстрадасында җырчылар яңгырдан соң үскән гөмбәләр кебек артканнан арта. Берәүләр 500 дисә, башкалар фикеренчә, аларның саны 700. Шушы көчле конкуренция яссылыгыннан ничек нәкъ сине сайлап чит ил телеканалына чакырдылар? Русча әйтмешли, “по блату” булдымы әллә?

-Кайчандыр “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашкан идем, шунда “Яңа гасыр” каналында эшләүче Раил Өметбаев белән таныштык. Минем җырлау стилен ошатты ул. Беркөнне Раил шалтырата. ”Төркиядә Яңа ел кичәсендә татарча җырлаучы кирәк, бәлки катнашырсың, бу көннәрдә сиңа шалтыратырлар”, - диде. Бер-ике көннән миңа Төркиянең “TRT-AVAZ” үзәк телеканалында тапшырулар алып баручы Айгөл Кәләш шалтырата. Ул - татар кызы, чыгышы белән Кукмарадан, бүгенге көндә Төркиядә яши. Алар минем җырларымны ошатканнар, 4-5 җыр алып килергә куштылар. Бөтен нечкәлекләрне аңлаткач, мин ризалаштым һәм әзерләнә башладым.

-Төркиядән шалтыраткач, нинди хисләр кичердең соң?

- Сөендем, әлбәтта. Каушау хисе булмады дия алмыйм, булды. Чөнки бу гади чыгыш ясау түгел, ә минем өчен аеруча җитди адым иде. Чит илдә Татарстанны тәкъдим итәргә тиеш икәнемне аңлый идем мин. Шуңа да йөзгә кызыллык килмәсен дип, көне-төне әзерләндем. 

-Соравым өчен гафу ит, чыгымнарны кем “каплады”? Үз кесәңнән түләмәгәнсеңдер бит?

-Билетларны электрон вариантта үзләре сатып алганнар. Бары тик вакытында, билгеләнгән урында булу шарт иде. 27декабрьда мин Анкарага очтым. Анда бик яхшы каршы алдылар. Шундук “TRT-AVAZ” телерадиокомпаниясенә юл тоттык. Бина буйлап экскурсия оештырдылар. Телеканал җитәкчесе Аднан Суэр белән очрашу оештырдылар.

-Татарларга булган мөнәсәбәтне ничек бәяләдең?

- Мәсәлән, бездә бер-береңә аяк чалу очраклары еш очрый. Төркиядә, киресенчә, тату, бердәм яшәргә тырышалар. Бер-берсенә, хәтта ки чит кешеләргә җылы мөнәсәбәттә алар. Төрки халыкларны кардәшләрчә якын итәләр. Дуслык күпере булдыру нияте белән яшиләр. Төрекләр безнең культура белән кызыксыналар. Габдулла Тукай, Илһам Шакировны беләләр. Аднан Суэр әйткән сүзләр истә:”Илләребез ерак булса да, йөрәкләребез якын”.

-Монысы сөендерә. Кайда калдык әле? Я, шуннан... 

- Шуннан отельга тукталдым. Шулай ук, барысын да үзләре оештырган. Югары дәрәҗәдә. Отельда ял иттем. Съемка икенче көнне, 28декабрьга билгеләнгән иде. Минем чыгыш төнге 11дә булды. “Кар кызы”, “Дәш кенә”, “Берәү генә” дигән җырларымны башкардым. Алкышларга күмделәр. Төрек кызлары: “Чок гүзәл, чок гүзәл”, - дип йөгереп килделәр. Фотога төштек. Чыгышымны телеканлның баш режиссеры да югары бәяләде.

-Бу чарада кайсы илләр катнашты?

-Әлеге чара ел саен уза. Быел беренче мәртәбә ерак илләрдән дә җырчыларны чакырганар. Казахстан, Үзбәкстан, Азербайҗаннан җырчылар бар иде.

- Белгәнебезчә, 29декабрьда син туган илеңә юл тоттың?

- Әйе, әле бу көнне “TRT-AVAZ” махсус экскурсия оештырды. Анкара буйлап йөрдек, шәһәрнең төп мәчетендә булдык. Төркиядә күргәннәрем, чыгышым әле озак вакыт күңел сандыгында сакланыр дип уйлыйм. Бик канәгать калдым!  

Чыганак.

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии