Илсөя Бәдретдинова группасыннан җырчы Роберт ник киткән

Тамашачы Роберт Мортазинны Илсөя Бәдретдинова группасындагы гитарачы, җырчы буларак белә. "Шәһри Казан" газетасы хәбәрчесенең "Анда ничек барып эләктең?" дигән соравына Роберт болай җавап биргән:
– Бервакыт мин әтиләр белән бергә банкетка бардым. Шунда Илсөя апа: «Безгә гитарачы һәм җырлаучы егет кирәк», – диде. Мин үз теләгемне әйткәннән соң, гастрольләргә чыгып та киттек. Миңа ул группада бик ошады. Чөнки Илсөя апа үзе белән эшләгән һәр кешене хөрмәт итә.
– Ә хәзер аннан нигә киттең?
– Мин үз группамны булдырдым. Бергә укыган егетләр белән ансамбль оештырдык. Җәй айларында репетицияләр ясадык. 3 августта рок-фестивальдә чыгыш ясадык, 5-6 августта «Культурный сдвиг» фестивалендә катнашабыз. Июнь урталарына кадәр армиягә китәргә чакыру көтеп йөрдем. Хәзер көзгә калдырдылар инде.
Комментарии