Илсөя һәм Илфакның улы җыр дәресендә принципиаль рәвештә җырламый
Җырчы Илсөя Бәдретдинова һәм журналист Илфак Шиһаповның уллары Нариман быел 3 сыйныфны тәмамлый. Ике фәннән "4"лесе чыга икән. Шуның берсе - җыр дәресе. Нариман дәрестә принципиаль рәвештә җырламый икән. Ни өчен?
Илсөя бу хәлне "Ирек мәйданы" газетасына аңлаткан. Нариман укытучысына: "Хатыным да, балам да җырчы булмаячак," - дип әйтә икән. "Мин гел юлда йөргәч, туеп шулай диюе инде баланың", ди Илсөя Бәдретдинова.
Комментарии
Җырламаучы балага 4ле куйгач, 2лене кемгә куярга кала соң? Баланы болай бозып үстерү озак көттермәс, тискәре нәтиҗәсен бирер дип торам әле мин.