"Иптәшләремнең ничек үлгәнен ишетеп яттым..."

12 июльдә Омскида казарма җимерелүгә биш ел тулды. Омскидагы казарма җимерелгәннән соң аякларын югалткан Рөстәм Нәбиев ул куркыныч көннең нечкәлекләре турында сөйләде. Барысы да 2015 елның 12 июлендә була.
Рөстәм Нәбиев, Омск вакыты белән 22:39 сәгатьтә 1нче каттан 4нче катка кадәр казарма җимерелде, дип сөйли. 23 кеше һәлак була. 3 көннән, 15 июльдә, аңына килмичә, тагын бер зыян күрүче вафат була.
 
"Җимерекләр астында мин 7 сәгать яттым. Иптәшләремнең ничек үлгәнен, ә моңа кадәр аларның ничек елаганын һәм ярдәмгә чакыруларын, әниләрен чакырып кычкыруларын ишеттем",— дип искә ала Рөстәм.
 
Бу вакытта ул аңында була. Ир сүзләренә караганда, ул барлык секундларны, минутларны, сәгатьләрне иң нечкәлекләренә кадәр хәтерли.
Коткарылгач, комага китәр алдыннан ул ничә кеше һәлак булуы турында сораша. "Күп. Бик күп," диләр аңа.
 
— 20 июльдә, Индираның (булачак хатыны) туган көнендә, Бурденко исемендәге хәрби госпитальдә ике аяксыз килеш аңыма килдем. Бу минуттан мин яңа тормыш башладым. Тик ул нинди булыр, мин белми идем. Барысы да минем кулларда иде, - дип билгеләп үтә Нәбиев.
 
Кичә, 12 июльдә, әлеге фаҗигагә биш ел тулды. Рөстәм сүзләренә караганда, гаеплеләр әле һаман иректә һәм 24 кешене үтергән өчен беркем дә җәзага тарттырылмаган.
Фотр: ufa1.ru

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии