Җырчы Илгәрәйне машина бәрдерә, чалбары ертыла, аягы имгәнә (ВИДЕО)

Җырчы Илгәрәй башкаларына охшамаган, үзенчәлекле клип төшергән. “Кара кашларың” җырына сыйфатлы клип эчтәлеген Үзбәкстандагы дуслары язып биргән икән.

Сценарий буенча Илгәрәйне, чынлап та, машина бәрдерә, чалбары ертыла, аягы имгәнә, терсәкләре җәрәхәтләнә, дип яза Шәһри Казан.

– Бу өлешләрен төшерү җиңел булмады, чынлыкта да, саулыгым өлешчә зыян күрде. Ләкин эшеңне яратып эшләгәндә, иҗат дип янганда мондый корбаннарга бару да куркытмый икән кешене, – ди ул. 

 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии