Җырчы Рифат Зариповка ни булган?

Рифат Зарипов авырып киткән. Хәер, бу хәлгә аптырарлык та түгел октябрьдән алып яллар күрми хаман гастрольләрдә чаба бит җырчы. “Әллә нәрсә булды шунда — хәл китте. Умыртка сөякләре дә авыртып тора. Шуңа сәламәтлекне кайгыртыйм дип санаторияга җыенам.
Алла бореса, Башкортостандагы «Янган тау» шифаханәсендә булам”, - дип сөйләгән җырчы tmtv-online.
Рифатның хәтта авырлыгы кимегән икән. “Шулай, кредит һәм ипотека кешене бетерә инде ул», — дип көлә җырчы. Рифат, үзеңне саклап, карап йөр. Сау-сәламәт бул.
Комментарии