"Казан егетләре": Сәхнәдә бер-беребезне «сатабыз»

«Ни хәл?» сәхифәсенең бүгенге кунаклары – моннан 26 ел элек оешкан «Казан егетләре» төркеме. Ничек кенә үзгәрсәләр дә, әлеге төркем үз асылын җуймый. Әле менә яңа егетләре белән танышып кайттык.
:: Ни хәл?

Айдар Әгъләмов:
 
– Бар да яхшы. Кәефләр дә шәп – яз җитте бит!
 
:: Бүгенге «Казан егетләре» – нинди алар?

Айдар:
 
– Беренчедән, «Казан егетләре»нең бүгенге кебек яшь булганы юк иде әле. Яңа тавышлар, яңа энергия, яңа җырлар, кыскасы, барысы да яңа. Шул ук вакытта тамашачыбызның теләкләрен исәпкә алып, без репертуарыбыздагы танылган җырларны да башкарабыз. Бүгенге «Казан егетләре» һәрвакыттагыча эзләнүдә.

:: Әлеге состав ничегрәк җыелды?

Айдар:
 
– Составтагы үзгәрешләр бөтен артист халкын сынаган авырлыклар белән бәйле. Барыбызга да билгеле сәбәпләр аркасында, җырчыларга авырга туры килде, чикләүләр чорыннан соң күпләр, гомумән, югалды. Мин моны менә ничек аңлатам: бу авырлыклар синең бу өлкәдә кирәк булу-булмавыңны аңларга ярдәм итте. Гомерен шуңа багышлап, иҗатка тугры булучылар калды. Ә без менә шул мәлдә яңа составта эшли башладык.
 
Беренчеләрдән булып безгә баянчы егетебез килеп кушылды.
 
Илназ Инсафов:
 
– Ягъни мин булам инде ул. Төркемгә чакырулары минем өчен бик көтелмәгән хәл булды. «Казан егетләре»н кечкенәдән беләбез бит инде, бик сөендем, билгеле.
 
Айдар:
 
– Бик талантлы егет ул. Бер күрүдә, дөресрәге, бер ишетүдә ошаттык та, җибәрәсе килмәде. Үзегез дә күрәсездер, үзенчәлекләре дә җитәрлек. Шул ук чәч төсен алсак та, ниндидер экзотика бар, әйеме? (көлә)
 
Ә Радик белән без шактыйдан таныш. Бергәләп «Дуслар» төркемен булдырган идек. Ләкин безнең аны «Казан егетләре»ндә күрәсе килде.
 
Радик Шәрәфиев:
 
– Айдар шалтыратты да: «Радик, ике яңалыгым бар: берсе – яхшы, икенчесе – начар. Кил, икесен дә сөйләрмен», – диде. Начарыннан башларга куштым. «Дуслар»дан китәргә туры киләчәк, ди. Әһә, мин әйтәм, бик үк яхшы хәбәр түгел шул. Икенчесе, яхшы яңалыгы, «Казан егетләре»нә чакыруы икән. Мин исә кайда кирәгрәк, шунда эшләргә әзер идем.
 
Айдар:
 
– Ә Айсафны табарга миңа дус-ишләрем булышты. Интернеттан табышып, язышып алдык та, очрашырга сүз куештык. Берзаман студиягә май кояшыдай балкып килеп керде…
 
Айсаф Хаҗиев:
 
– Башта ышанмадым, аптырап та калдым. Аннан хатынымнан сорадым. «Син бит инде шуның өчен укыган, бәлки алырлар», – дигәч, тынычландым да очрашуга киттем.
 
Айдар:
 
– Монда тагын шуны аңларга кирәк: егетләрнең сәхнә тормышына, гастрольләргә әзер булуы мөһим иде. Безгә бәхет елмайды: барысы да укыган дәвердә чыныгу алып, нәрсәнең ничек икәнен аңлап килделәр.
 
:: Яңа составны тамашачы тиз кабул иттеме?
 
Айдар:
 
– Бу сорауга да мин җавап бирәм инде, чөнки чагыштырырлыгым бар. Алдагы состав җыелып беткәч тә, тамашачы бик авыр һәм озак ияләнде. Бу юлы исә бөтенләй башкача булды. Вазгыять катлаулы икәнен аңлаган хәлдә, тамашачы безнең хәлгә керде, уңай фикерләр дә озак көттермәде.
 
:: Аңлавымча, бу состав белән тәүге концертларыгызны куясыз.

Айдар:
 
– Дөресен генә әйткәндә, концертларны егетләр белән җыелышып өч ай узуга куя башладык. Җырчы кызларны да чакырып карадык, экспериментлар ясадык. Нәтиҗәдә безгә кызлар да, алып баручы да кирәк түгеллеген аңладык. Төп игътибарны тамашачы белән аралашуга юнәлттек.
 
Радик:
 
– Ягъни без ике сәгать дәвамында сәхнәдән кереп тә тормыйбыз диярлек. Гел тамашачы белән аралашабыз һәм бу җиңелрәк тә икән.
 
Айдар:
 
– Әле соңгы арада шуңа игътибар иттем: концерт беткәч, халык чыгып китәргә ашыкмый. Бу тамашачының безнең белән бер дулкында булуыннан дип беләм. Чөнки без тормышта нинди, сәхнәдә дә шундый.
 
:: 1996 елда оешкан төркем бит бу…

Айдар:
 
– Без әле дә төркемне булдырган кеше – Рафаэль Мазитов белән эшлибез. Ул безнең продюсер. Дөресен генә әйткәндә, «Казан егетләре» нәкъ менә аның зур тырышлыгы, теләге һәм ышанычы аркасында яши. Ул һәрьяклап бик ярдәм итә безгә.
 
Озын гомерле булуыбызның тагын бер сере – контрактларсыз эшләү. Бу яссылыкта караганда, коллективта эшләү – авыр нәрсә. Күңелеңне биреп иҗат итмәсәң, контракттагы имзаң гына сине тотып тора алмый. Кешене җир казырга мәҗбүр итеп буладыр ул, ләкин җырлатып булмый. Татар эстрадасы тарихын гына алыйк, контракт нигезендә эшләүчеләрнең күпчелеге продюсерларыннан сүзгә килми генә китә алмый. Талашып, судлашып бетәләр. Төркемдә эшләгәндә син үзең турында гына да уйлый алмыйсың. Бу – тагын бер ягы. Төркемдәшләреңә чын күңелдән, булышам, дип йөрсәң, бергә атлый аласыз, юк икән – юлларыгыз аерыла.
 
:: Ул яктан башка егетләр белән сез бик тыныч аерылыштыгыз, ахры?

Айдар:
 
– Китәргә карар кылган икән – бу аның эше, моның өчен ул тулысы белән үзе генә җаваплы. Ә тынычлыкка килгәндә… Егетләр безнең белән сүзгә килеп киткән булса да, бу хакта уңга-сулга сөйләп йөрү безнең файдага эшли бит. Чөнки аларны «Казан егетләре» аркасында таныйлар.
 
:: Сез тормышта дуслармы?

Радик:
 
– Дус булмасак, бер командада эшли алмас идек. Дуслар гына түгел, без бер гаилә кебек инде.
 
Айдар:
 
– Без үз гаиләбезне хәтта күпкә сирәгрәк күрәбез. Озын яллар булып, өч-дүрт көн күрешми торсак, төшләргә керә башлыйлар хәтта (көлә).
 
:: Төркемдә эшләгәндә, менә мине күбрәк күрсеннәр әле, дигән уйлар килмиме?

Айсаф:
 
– Андый уйлар белән төркемдә эшләп булмый. Без бербөтен кебек булырга тиеш. Башкалардан аерылып торасың килә икән, аерылып чыгарга мөмкин.
 
Айдар:
 
– Без бит сәхнәгә чыккач та бер-беребезне «сатабыз». Иң яхшы мәгънәдә, әлбәттә. Җырчы үз-үзен мактап торса, аңа шикләнебрәк карыйлар. Ә без бер-беребезне мактыйбыз һәм бу күпкә үтемлерәк. Башка төркемнәрнең төп ялгышы – алар бер-берсеннән көләләр. Ямьсез итеп.
 
:: Үзгәреш җилләре «Казан егетләре»нә йогынты ясыймы?

Айдар:
 
– Үзгәреш, дип… Хәзер җырчылар «авыл концерты» төшенчәсеннән китеп, «шоу» белән танышты. Утлар, аранжировка, зур экран – тыштан ялтырый инде, кыскасы. Ләкин эчлек шул ук бит. Җыр, моң белән бирә алмаганны купшылык белән алдыручылар күп. Без моңа каршы, дип әйтүебез түгел, булдыра алалар икән, яхшы.
 
Ә башка үзгәрешләргә килгәндә, без шомарып беткәнбез инде, тормышка җайлаша беләбез.
 
:: Җырларны үзегез иҗат итәсез дип беләм. Ничегрәк языла алар?

Айдар:
 
– Җырларны бергә язабыз. Дүрт төрле фикер уртак бер идеягә хезмәт итә. Төрле кеше тормышны төрлечә күрә бит. Менә шул карашлар төрлелеге ярдәм итә дә инде безгә. Бер башка караганда дүрт баш яхшырак бит.
 
Радик:
 
– Җырны язганда без һәр сүзгә игътибар итәргә тырышабыз. Ягъни һәр сүзнең үз функциясе бар.
 
:: Илһам еш киләме?

Радик:
 
– Безнең студиядән китеп тә торганы юк аның.
 
:: Яңа концертыгыздан нәрсә көтәргә?

Айдар:
 
– Бар да яңа булачак. Тамашачы безне яңа яктан ачар дип уйлыйбыз. Билгеле, күңелләргә кереп калган җырларны да башкарачакбыз. Әйткәнебезчә, күбрәк тамашачы белән аралашачакбыз. Тагын бер үзенчәлек – безнең баянчыбыз. Бер мәлне без аны сәхнәдә үзен генә калдырачакбыз, һәм ул тамашачыны җырлатып, күңелләрен күрәчәк. Тормыш хәзер шактый катлаулы, ләкин төшенкелеккә бирелер чак түгел. Концертларыбыз белән безнең тамашачының күңелен күрәсе, аны рухи яктан ял иттерәсе килә.
 
Радик:
 
– Кыскасы, кайда без – шунда бәйрәм.
 
:: Соңгы проектларыгыз турында да сөйләсәгез иде.

Айдар:
 
– Соңгы иң зур проектларның берсе – Татарстанның һәр районына багышланган җырлардан альбом тупладык. «Тебе, мой Татарстан» дип атала ул. Сүзләрен дә, көен дә үзебез яздык. Дөрес аңлагыз: ул ниндидер шаблонга корылган җырлар түгел, һәр районныкы үзенчәлекле. Хәзер менә гастрольләрдә йөргән чакта да, нинди район аша узабыз, шул район турындагы җырны куябыз.
 
Без әлеге проектны Мәдәният министрлыгы белән берлектә эшләдек. Җырлап, күңел ачып, үзеңнең кесәңне генә кайгыртып йөрү – бер хәл инде. Безнең республика тарихында эзебезне калдырасы килә. Төркем оешканда ук аның төп миссиясе шул иде.
 
P.S. «Казан егетләре»нең яңа составтагы тәүге концертларында ял итеп кайтасыгыз килә икән, безнең «ВКонтакте»дагы төркемебезгә рәхим итегез. Хәзерге вакытта әлеге концертка ике кешелек билет уйнатабыз. Бәхетегезне сынап карагыз!
 
Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова, ВТ
 
 

Комментарии

Имя:
E-mail:
Показать новое число.
Текст:
:)


 
Последние комментарии